Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

“Яратам” дип әйтәсезме?

Балалар белән аралашу серләрен барлауны дәвам итәбез.

Балалар белән аралашу серләрен барлауны дәвам итәбез. Алар белән тизрәк аңлашырга ярдәм итәчәк берничә сүз:

“Мин сине яратам”

Өч яшькәчә балаларга әти-әниләр бу сүзне еш әйтә. Ләкин гаиләдә тагын бер сабый тууга, бөтен игътибар аңа күчәргә мөмкин. Җиде яшьтән соң балаларга инде беркем дә “мин сине яратам” дип әйтеп торуны кирәк тапмый.  Чынлыкта исә, әлеге сүзләр теләсә кайсы яшьтә мөһим, аларны башкачарак та әйтергә була: “Мин ачулы яисә кәефсез булсам да, сине яратам”.

 

“Мин сиңа дөресен, ничек бар, шулай әйтәм”

Балаларны ялганларга без өйрәтәбез. “Анализ өчен кан биргәндә бер дә авыртмый”, – дибез. Ә бит: “Хәзер авыртачак, соңыннан бетәр”, - дип дөресен әйтергә була. Болай баланың сезгә ышанычы артыр иде.

 

“Минем кәефем юк/башым авырта/хәлем әйбәт/авыр..” 

Үз тойгыларыгыз турында сөйләгез. Балалар сезнең эчке халәтне барыбер сизә, дөресен әйтсәгез, хәерлерәк булыр. Балаларны да үзләре турында сөйләргә өйрәтегез, иң яхшысы – үзегезнең мисалда.

 

“Үзең эшләп кара, кирәк булса, мин ярдәм итәрмен”

Балаларга мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Әлбәттә, бу күп вакыт һәм сабырлык таләп итә. “Аны көткәнче, аңа өйрәткәнче, тиз генә үзем эшләп куям”, - дип тә уйлыйбыз. Ләкин балаларны нәкъ менә әти-әни өйрәтергә тиешлеген онытмыйк!

 

Балаларны аңлау турында тулырак монда укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев