Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Аллергиягә каршы дарулар – прививка алдыннан бирергәме, юкмы?

Күптән түгел әле дә баягы балалар мәйданчыгында бер төркем әниләр белән шушы темага фикер алышырга туры килде. Кемдер прививка ясатырга ике-өч көн кала балага аллергиягә каршы дару бирергә кирәк ди. Б...

Күптән түгел әле дә баягы балалар мәйданчыгында бер төркем әниләр белән шушы темага фикер алышырга туры килде. Кемдер прививка ясатырга ике-өч көн кала балага аллергиягә каршы дару бирергә кирәк ди. Башкалар исә, киресенчә, бу фикер белән катгый килешми...
Фото: pixabay.com
Дөресен генә әйткәндә, әлеге тема буенча ата-аналар гына түгел, педиатрлар арасында да “алтын урталык” юк. Шәхсән бездә табибларның күбесе прививкага өч көн кала һәм аннары өч көн дәвамында сабыйга әлеге препаратларны бирергә киңәш итә. Максат бер – прививкадагы матдәләргә карата аллергияне кисәтү.
Ә менә социаль челтәрләрдә танылу алган, популяр  педиатрлар исә, киресенчә, әлеге даруларны бары тик җитди сәбәп булган очракта гына куллану кирәклеген ассызыклый. Алар фикеренчә, без файдалана торган препаратларның күбесе баланың баш миенә үтеп керергә, нерв системасына тискәре йогынты ясарга, организмга зыян салырга мөмкин икән. Шуңа күрә бу дарулар берничек тә профилактика чарасы була алмый, дип белдерә алар.
Әйе, әлеге табиблар сүзендә дөреслек юк түгелдер. Барыбыз да белә: даруларны теләсә-ничек куллану беркайчан да яхшыга илтми. Тик шулай да бу очракта мин үзебезнең табибларга ныграк ышанам. Хәер, “ышанам” дип әйтү дөрес булмас, мөгаен. “Хуплыйм” дип әйтергә кирәктер. Нигәме? Хәзер аңлатам.
Билгеле булганча, ата-аналарны иң куркыткан прививкаларның берсе – АКДС. Мин шул куркак әниләр рәтенә керәм, тик прививкасыз йөрү дә куркыныч дип саныйм. Шуңа күрә бу прививканы түләүле клиникада чистартылган вариантын ясатам. Әле дә хәтерлим, беренче тапкыр ясатканда табибның барлык киңәшләрен дә төгәл үтәдем, аллергиягә каршы даруны да вакытында бирдем. Нәтиҗәдә, кызымның аягындагы прививка ясаган урын “эһ” дигәнче төзәлде.
Икенче прививканы ясатканда исә мин инде “алдынгы карашлы” әнигә әверелгән идем. Бу юлы балама аллергиягә каршы дару бирмәскә, табибны тыңламаска карар кылдым һәм... үкендем. Икенче көнне прививка ясаган урын зур булып шеште, кызарып чыкты. Балам шул урынны кашып мәш килде, борчылды. Прививка урынын атна буе дәваларга туры килде, билләһи! Тиздән өченче прививкага барабыз. Бу юлы инде табиб киңәшләрен җиренә җиткереп үтәргә исәп.
Тагын бер мисал китерәм.  Хәтерләсәгез, беркадәр вакыт элек манту турында язма язган идем. Анда мин кечкенә чакта миңа ясалган мантуларның һәрвакытта да зур булып шешүе, кычытуы турында тәфсилләп сөйләдем. Баламда да шундый реакция булыр дип курыктым. Һәм куркуым дөрес булып чыкты да. Беренче ясалган  мантуыбыз зур булып шеште. Тик бу юлы, Аллага шөкер,  тубдиспансерга юллама алмый калдык. Бактың исә, беренче мантуның шулай шешүе норма икән. Ә менә киләсе елга да шулай шешсә, өстәмә тикшерүгә җибәрәчәкләрен әйттеләр. Ә мин беләм, икенче елга да шешәчәк, чөнки кызымның тәне минеке төсле азгын:  шундук аллергия башлана. Менә нишләмәк кирәк?
Беләм, икенче манту алдыннан бердәнбер өмет шул аллергиягә каршы даруларда булачак. Алар ярдәмгә килсә, өстәмә тикшерүләр белән баш катырмаслар иде инде, Алла бирса.
Яшь ана язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев