Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Бала белән отпускка: ротовирустан ничек сакланырга?

Хәтерләсәгез, узган ел кызыбызның отпусктан ротовирус эләктереп кайтуы турында язган идем инде. Инфекцияләргә каршы хастаханәдә дә ятып чыгарга туры килде, хәтта. Шуңа күрә быел отпуск сүзе чыгуга күң...

Хәтерләсәгез, узган ел кызыбызның отпусктан ротовирус эләктереп кайтуы турында язган идем инде. Инфекцияләргә каршы хастаханәдә дә ятып чыгарга туры килде, хәтта. Шуңа күрә быел отпуск сүзе чыгуга күңелгә шом тула. Баланы әлеге төр вирустан саклап калып була микән?

Миңа калса, бу сорау ял итәргә курортка җыенучы һәр ата-ананы борчый торгандыр. Ник дигәндә, ротовирус халык, бигрәк тә балалар күп булган урынны ярата. Шуңа күрә теләсәң-теләмәсәң дә баланы вируслардан тулысынча саклап калып булмаячак. Шуңа күрә минем башка килгән беренче фикер – ротовируска каршы прививка ясату булды да инде. Шушы уколны ясатам да, бу проблема турында онытам янәсе.
Тик барысы да алай җиңел булып чыкмады, җәмәгать. Бактың исә, ротовируска каршы прививканы балага 8 ай тулганчыга кадәр генә ясатырга ярый икән. Ул вирусның иң таралган биш төреннән сакларга сәләтле, дип ассызыклый белгечләр. Сабыйга сигез ай тулганчы шушы вакцинаны өч тапкыр ясатасың да, вәссәләм... бер кайгы калмый. Ә без исә күптән инде соңга калганбыз...
Ярар, мин әйтәм, вирустан саклануның башка юлларын табарга кирәк. “Табарга кирәк” дип кенә табылса икән ул! Чынлыкта андый ысул бары тик берәү генә һәм шактый баналь булып чыкты. Ул да булса – гигиена. Тизрәк үзегезгә күчереп алыгыз:
👶👀 Баланың кулларының чисталыгын һәрвакыт күзәтеп тору, контрольдә тоту кирәк.
👶👀 Җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне һәрвакыт әрчеп ашатыгыз.
👶👀 Беренче вакытта суны бары тик шешәдән генә эчегез. Кулердан файдаланмый торсаң яхшы.
👶👀 Балага аерым табак-савыт алып барыгыз.

Ә хәзер номерда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтәм. Дөресен генә әйткәндә, кагыйдә дип әйтү арттыру булыр. “Кунакханәдә иң пычрак урыннар исемлеге” диик.
👶👉 Ут яндыру-сүндерү җайланмалары, ишек тоткалары. Билгеле инде, җыештыручылар һәрбер тотканы, ут сүндерү җайланмасын чистартып утырмый. Шуңа күрә аларны үзегез чистартыгыз. Моның өчен спиртлы салфетка яки бактерияләргә каршы махсус спрей куллансаң яхшы.
👶👉 Фен. Шулай ук аңлашыла: җыештыручылар аны сөртеп, чистартып азапланмаячак. Аны кулланганнан соң кулларыгызны яхшылап юыгыз. Балалар гомумән кагылмаса яхшы.
👶👉 Япма-покрывало. Билгеле булганча, урын-җирне кунакханәдә көн саен диярлек алыштыралар. Ә менә карават япмасын исә айга бер мәртәбә юсалар әйбәт. Шуңа күрә аны кулланмаганың мең өлеш артык. Бер кырыйга алып куегыз да, онытыгыз.
👶👉 Телефон, телевизор пульты һәм ковер. Идәндә махсус тапочкаларда йөрегез, телефон һәм пультны дезинфекцияләгез.
Кыскача исемлек менә шушы, җәмәгать. Тик бу боларның һәрберсен карап, чистартып утырырга кирәк дигән сүз түгел, әлбәттә. Барысы да баладан тора. Мәсәлән, безнең кыз телевизор пульты, ут яндыру-сүндерү җайланмаларына мөкиббән. Шулар белән көне буе уйнап утырырга мөмкин. Димәк, мин ялга баргач, нәкъ менә аларны яхшылап чистартачакмын дигән сүз.
Ә сез ялда ротовирустан ничек сакланасыз? Языгыз әле...

Яшь әни язмалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев