Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Балага манту ясатабызмы?

Уф... бу прививкалар белән баш катып бетте, билләһи. АКДС ны да һаман ясатып бетермәгән. Педиатр исә балага бер яшь тулуга, “тизрәк–тизрәк” дип манту ясатырга ашыктыра...Мантуның башка вакциналардан т...

Уф... бу прививкалар белән баш катып бетте, билләһи. АКДС ны да һаман ясатып бетермәгән. Педиатр исә балага бер яшь тулуга, “тизрәк–тизрәк” дип манту ясатырга ашыктыра...

Мантуның башка вакциналардан төп аермасы – ул прививка түгел, ә нәни организмның туберкулез таякчыкларына реакциясен тикшереп карау чарасы гына. Тик ул һичшиксез әти-әнигә дә, баланың үзенә дә шактый уңайсызлыклар тудырырга сәләтле бит...
Шәхсән мин әле дә хәтерлим: елга бер мәртәбә мәктәпкә шәфкать туташы кереп, беләккә шушы уколны ясап чыгып китә иде. Икенче көннең иртәсенә әлеге урын зу-у-ур булып шешеп чыга, үтереп кычыта башлый. Тик аны су белән чылатырга да, кашырга да ярамый. Өч көн буе шулай интегеп йөрисең аннары... Әле анысы гына җитмәгән, прививканы тикшергәннән соң мине һәрвакыт өстәмә тикшерүләр узу өчен хастаханәгә җибәрәләр иде. Әнинең чәчләре агарып бетә торган булгандыр, мөгаен. Аллага шөкер инде, һәр тикшерүдән соң барысы да әйбәт дип кайтарганнар.
Әнинең үзенең дә мантуы гомер буе зур булып шешкән. Минеке дә шулай. Кызымныкы да зур булып шешсә, нишләрмен??? Бүгенге көндәге иң зур борчуым шул, җәмәгать. Өстәвенә, бала тудыру йортында ясаган БЦЖ прививкасы да ярты елдан артык төзәлде. Хәзер дә кызарып тора әле... Шуңа күрә манту ясатудан уттан курыккандай куркам мин. Педиатр исә үзенчә тынычландыра: кызарса, өстәмә тикшерүләр үткәрәчәкләр дә, шуның белән бетә, янәсе. Ясатмыйча ярамый!
Ясатмый мөмкин түгел икәнлеген мин болай да яхшы аңлыйм. Тик барыбер куркыта, җәмәгать. Шуңа күрә манту пробасы белән якыннанрак танышырга булдым да инде мин. Һәм беләсезме, нинди мәгълүматка тап булдым? Бактың исә, хәзерге вакытта мантудан тыш, туберкулезга тикшерүнең яңа ысуллары да бар икән. Шуларның берсе – “диаскинтест”. Чынлыкта, ул гади мантудан берни белән дә аерылмый. Аны шулай ук беләккә ясыйлар һәм өченче көнгә тикшерәләр. Тик аның манту белән чагыштырганда өстенлеге бар: әлеге тест ярдәмендәге тикшеренү күпкә дөресрәк нәтиҗә бирә. Мәсәлән, күп ата-аналар манту пробасы еш кына ялган уңай нәтиҗә күрсәтә дип зарлана. Ә диаскинтест белән андый аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга тиеш түгел. Чөнки манту организмның туберкулез таякычыгы белән берәр вакыт очрашканмы-юкмы икәнлеген күрсәтә, ә диаскинтест исә организмда актив микробактерияләр булса гына уңай нәтиҗә бирә.

Әгәр дә инде сез минем төсле куркак әни һәм баланың организмына теләсә-нәрсә кертүдән шүрлисез икән, түләүле клиникада T-SPOT тикшеренүе ясата аласыз. Бу баланың организмын туберкулез таякчыкларына тикшерүнең иң уңай ысулы, ахрысы – венадан кан бирәсең дә, шуның белән эш бетә. “Иии, мин әйтәм, менә бит! Тырышкан – табар, дип юкка гына әйтмиләр, иртәгә үк барам да, тиз генә кан биреп кайтам”, янәсе. Тик хыялларым чәлпәрәмә килсен өчен, әлеге тестның бәясенә күз төшерү дә җитте. Беләсезме, ул ничә сум тора??? Иң түбән бәя 6 000 сумнан башлана! 6 мең сум! Шушы бәягә венадан кан бир әле син...
Шулай итеп, бу уйдан да баш тартырга туры килде. Теләсәм-теләмәсәм дә манту ясатырга туры килер, ахрысы. Бәлки диаскинтестка тукталырмын... Уйлыйм әле... Әгәр мине укучылар арасында “продвинутый” әниләр булса, киңәш бирегезче. Нишләргә икән?
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев