Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

“Бер яшьлек бала 10 сүз белмәсә...”

Беркөнне түләүле клиникаларның берсендә үзем төсле үк яшь әнигә күзем төште. Невропатолог кабинеты ишеге төбендә мышык-мышык елап утыра иде ул. Ашыга-ашыга баласын киендерә, ә күзеннән яшь ага...Әлбәт...

Беркөнне түләүле клиникаларның берсендә үзем төсле үк яшь әнигә күзем төште. Невропатолог кабинеты ишеге төбендә мышык-мышык елап утыра иде ул. Ашыга-ашыга баласын киендерә, ә күзеннән яшь ага...

Әлбәттә, мин аны юатырга ашыктым. Башымнан “баласына берәр начар диагноз куйганнардыр инде”, - дигәнрәк уй узды. Әйе, куйганнар! Тик әлеге диагноз турында ишеткәч, елыйсым түгел, ә кычкырып көләсем килде, билләһи! Беләсезме, сәбәп нидә? Бер яшьлек баласы 10-15 сүз белми икән. Ә бу исә баланың үсешендә тоткарлыклар бар дигән сүз...
Дөресен генә әйткәндә, күптән түгел бу проблема минем үземне дә шактый борчый иде. Нигә дигәндә, баланың үсеше турында кайсы гына китапны алма, һәрберсендә бала 1 яшендә, ким дигәндә, 10 сүз белергә тиеш, дип язылган. Интернет челтәрендә исә бу темага язма һәм мәкаләләрне гомумән дә укымаска киңәш итәм. Алайса минем төсле невротикка әйләнүегез ихтимал. Гомумән, андагы мәгълүмат вакытыннан алда картайта диләр.
Аллага шөкер, мин үземне вакытында кулга алдым, табибларның әлеге сүзләрен йөрәгемә якын алмаска өйрәндем. Тик шулай да аңламыйм: бала бер яшендә 10 -15 сүз белергә тиеш дигән җөмләне кем уйлап тапты икән? Гомумән, бу тикшеренүне кайчан һәм кайда уздырганнар? Бәлки бу инде күптән искергән мәгълүмат һәм хәзерге балаларга туры килми торгандыр??? Ник дигәндә, күпме ата-ана белән аралашам, тик араларында баласы бер яшендә 15 сүз белгән әти-әнине күргәнем юк әле. “Кызым 15 сүз белә” , - дип мин дә мактана алмыйм. Булса шул 5-6 сүз чыгадыр инде. Аларын да кәефе булганда гына кабатлый.
Аннары соң шунысы да бар: бер яшьлек балалар сүзләрне ничектер әкрен-әкрен генә өйрәнә. Мәсәлән, минем кызым бер сүз ятлый да, атна буе шуны кабатлап йөри. Аннары икенче, өченче сүзне әйтә башлый. Яңа сүзләр табылган саен, искеләре ни өчендер “югала”. Ягъни, беренче өйрәнгән сүзләрне кабатлау аңа кызык түгел: би-и-ик сирәк кенә исенә төшереп әйтергә мөмкин.
Күптән түгел тагын шуңа игътибар иттем: кызым кеше артыннан төрле сүзләрне кабатлый башлады. Без әйткән сүзләргә охшатып төрле авазлар чыгара һәм шуңа сөенә...

Менә бу күренешләр нәрсә турында сөйли соң? Беренче карашка барысы да яхшы кебек бит. Өстәвенә, балам яшендәге күп нәниләр нәкъ шулай үсә, камилләшә... Тик невропатологларның “бала 10 сүз белергә тиеш”, - дигән җөмләләре генә җанга тынгылык бирми. Психиатр да медосмотрга килгәч “кызыгыз 10 сүз беләме”, - дип сорый. Менә ничек борчылмыйсың?!
Миңа калса, шуны да онытырга ярамый – һәр бала үзенчә үсә, камилләшә. Аларның барысын да бер калыпка салырга ярамый. Шулай булгач, “бала 1 яшендә 10 сүз белергә тиеш”, - дигән җөмлә гомумән дөреслеккә туры килми булып чыга.
Хәер, белмәссең. Бәлки мин дөрес фикерләмимдер. Шулай да, үзем төсле паникер әниләргә бу сүзләргә әллә ни зур игътибар бирмәскә киңәш итәр идем. Иң мөһиме, балагыз белән озаклап сөйләшергә вакыт табыгыз. Шулай булганда аның теле күпкә тизрәк ачылырга тиеш дип беләм. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Яшь әни язмалары...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев