Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Гаилә психологиясе: Декретта “ял итәбез”...

“Син бит көне буе өйдә. Ни эшең бар соң синең?”... Декретта утыручы һәр хатын-кызның үз тарафына шушыңа охшаш җөмләләр ишеткәне бардыр, мөгаен. Бала карап өйдә ятучы гүзәл затның тормышын “ал да гөл”...

“Син бит көне буе өйдә. Ни эшең бар соң синең?”... Декретта утыручы һәр хатын-кызның үз тарафына шушыңа охшаш җөмләләр ишеткәне бардыр, мөгаен. Бала карап өйдә ятучы гүзәл затның тормышын “ал да гөл” дип күз алдына китерә халык.

Дөресен генә әйткәндә, декретка чыгуымны мин түземсезләнеп көттем. Иртә таңнан торып эшкә барасы юк, ай саен азмы-күпме акчасын түләп торалар. Ә син балаң белән мәш килеп, рәхәтләнеп өйдә ятасың. Телисең – йоклыйсың, телисең икән – урамда йөрисең. Башкалар эшкә ашыкканда, син әкрен генә коляска тартып, мороженое ашап кояшта кызынасың. Менә бәхет, ичмасам!
Әйе, мин шулай уйлый идем! Хәзер исә үземнең шул чактагы беркатлылыгыма шаккатам. Беләсезме, минем декретка чыгуны ирем миңа караганда да ныграк көткән булып чыкты бит. Мин үземнең беренче “законный” ял көнемне дә хыялымдагыча итеп үткәрә алмый калдым. Ул сүзен кыска тотты: “Мин иртәгә төшке ашка өйгә кайтам!”... Бу бит мин иртә таңнан торып пешеренә башларга тиеш дигән сүз! Әле бит аңарга төшке ашта бер ризык кына җитми. Ашханәләрдәге кебек салат, аш һәм берәр төрле ит ризыгы кирәк. Ә кич белән эштән кайткач тагын ашарга сораячак. Ярар ла, атнасына бер көн генә шулай пешеренсәң, ә бит монда һәркөнне шул ук хәл. Иртүк торгач кухняга чыгып басудан ары китә алмыйсың...

Бәби тугач исә дөнья тагын да түгәрәкләнә икән. Бөтен вакыт шул бәләкәй төргәк янында уза. Аны имезгән, күтен юган, уйнаткан арада ашарга да пешерергә, өй дә җыештырырга, кер дә үтүкләргә өлгерергә кирәк. Әле алай гына да түгел, педиатрлар бала белән көненә ике тапкыр саф һавада йөрергә киңәш итә. Тик бу, мин хыялланганча, туңдырма ашый-ашый әкрен генә тыныч парк буйлап атлау түгел инде. Бала белән урамга чыгуга, шундук нервылар “уйнаклый” башлый. “Җылы киендердем микән инде?”, “Туңмый микән бу бала?”, “Таныш кеше очрамаса гына ярар иде – бу кыяфәт белән кеше күзенә ничек күренмәк кирәк”, “Өйдә мең эш көтә, ә мин урамда йөрим” һ.б... Балаң уянып, урам уртасында акырып елый башласа, хәлләр тагын да мөшкелләнә. Шабыр суга батып кайтып керәсең, баланы чишендереп, тынычландырганчы тагын ярты көн уза...
Шулай итеп, барасы җиреңә бара алмыйсың, чыгасы җиргә чыгып булмый... Ә ирең сине аңламый. Ашарга пешеп өлгермәгән булса, яисә кәефе булмаса, “Син көне буе нишләп кенә ятасың соң?” дип ярага тоз сибә.
Я, әйтегез, кая монда гаделлек? Ир-атның рәхәт, ичмасам: иртүк торып, эшкә китә дә, син әзерләп куйган ризыкны утырып ашаганнан соң рәхәтләнеп ял итә. Арган, янәсе.

 
Тагын мин шуңа игътибар итәм: күп әтиләр фикеренчә, аларның балаларыннан да тыныч сабый дөньяда юк. Ул беркайчан да еламый һәм көйсезләнми. Әгәр дә син берәр нәрсәгә өлгермәгәнсең икән, төп сәбәп бала көйсезләнүдә түгел, ә синең аның белән бергә йоклап ятуыңда! Ә үзләре ни өчендер бала елый башласа, аны тизрәк синең кулга тоттырырга ашыга. Ашыйсы килгән, янәсе... яисә инде күте юеш!
“Шимбә-якшәмбе көннәре бар бит, рәхәтләнеп ял ит”, – диярсез сез. Руслар әйтмешли, “Ни в коем случае!” Бу көннәрдә атна буе тырышып эшләгән иргә-әтигә ял кирәк! Ә син өйдә утырасың, димәк армыйсың. Төннәрен өч-дүрт тапкыр уянып бала ашату берни түгел, һәркөнне иртәнге 6-7 дә балаң белән бергә сикереп тору да гадәти хәл...
Менә шулай итеп декретта “ял итеп” ятам әле, иптәшләр. Бигайбә, пенсиягә чыккач йоклармын әле. Ә сезнең декрет “яллары” ничек уза?
Яшь әни язмаларыннан...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев