Гаилә психологиясе: Яшь әниләрне эшсезлек ардыра?

“Без сезне ничек үстердек микән? Подгузниклар юк, краннан су агып тормый, кер юу машинасы турында исә ишеткән дә булмады. Ә сез һаман зарланасыз...Эшсезлек ардыра сезне!” Кайсы гына яшь әнинең әти-әнисе авызыннан шундый сүз ишеткәне юк икән. Андый чакларда ачу килә, әлбәттә. Шулай да, бу сүзләрдә дөреслек тә юк түгел бит.

 
Әйе, соңгы вакытта мин бу турыда шактый еш уйланам. Үземне ул чордагы аналар урынына куеп карыйм да, чәчләрем үрә тора. Андый шартларда кем генә бала үстерә алыр иде микән? Телисең-теләмисеңме, беренче чиратта үзең турында онытырга кирәклеге көн кебек ачык.
Нигә бу турыда сүз кузгаттың әле, дисезме? Күптән түгел генә балалар мәйданчыгында яшь әниләр белән гәп куертырга туры килде. Әңгәмә ахырында алар минем турында “тормыштан артта калган” дигән нәтиҗә чыгарды. Мин үпкәләмәдем. Аларны тыңлагач, үзем дә шундый фикергә килә башлаган идем инде.
Әлеге хатыннар фикеренчә, яшь әнинең декреттагы төп эше – бала карау. Ә менә ашарга пешерү, өй җыештыру кебек хатын-кыз вазифалары турында алар инде күптән оныткан. Юк-юк, бу – аларның өйләре пычрак, ә ирләре өйгә кайтасы урынга читтә ашап йөри дигән сүз түгел.
“Мин айга бер тапкыр фатирга өй җыештыручы чакыртам. Ул бөтен җирне җыештырып, тузаннарны сөртеп, тәрәзәләрне, раковиналарны юып китә. Кирәк икән, бала керләрен дә үтүкләп бирә. Идән юдыру минем өчен мөһим түгел, анысын үзем дә булдырам. Иң мөһиме, башка җирне җыештырсын...”, - дип шаккаттырды яшь әниләрнең берсе. Бәя исә әллә ни кыйммәт түгел, 55 квадрат метрлы фатир өчен 1600 сум акча түли икән.

Хатыннарның икенчесе исә өен үзе җыештыра. Аның каравы, өй җыештырасы көнне махсус агентлыктан няня чакырта. “Минем өчен өй җыештыру бик зур эш. Бала карыйммы, әллә идән юыйммы? Шуңа күрә няня чакыртам. Миңа шулай уңайлырак”, - диде ул.
Мин исә аларга өйне төннәрен, баланы йоклаткач җыештыруым турында сөйләдем. “Төннәрен йокларга кирәк, балага “нервный” әни кирәкми”, - дип киңәш бирделәр миңа.
Ярар, өй җыештыру – анысы бер хәл. Ашарга пешермәүче әниләр мине аеруча шаккаттырды. Бу мәсьәләне ничек хәл итеп була соң, дисезме? Ә ашарга әзерләп китерүче хезмәтләр беткәнмени..? Шимбә яки якшәмбе көнне шалтыратып, заказ бирәсең. Махсус курьер сиңа 7 көнгә төзелгән меню буенча продуктларны өеңә китереп бирә. Нәтиҗәдә, синең төп эшең – аларны тиз генә пешереп алу. Кагыйдә буларак, моңа күп дигәндә 30 минут вакыт китә. Ирең шат, ә син эштән азат! Бу хезмәт алай “очсыз” түгел: атнасына 5-6 мең сум кирәк. Шуңа күрә “әлеге агентлыкларга еш мөрәҗәгать итеп булмый” икән.
Ә минем исә көнем ашарга пешереп уза. Башта төшке ашка аш һәм берәр төрле ит ризыгы әзерлим. Аннары кичкә тагын берәр нәрсә әмәлләргә кирәк. Атнаның узганын сизми дә каласың.

Менә шулай, җәмәгать! Яшь әниләрнең күбесе яши белеп яши. “Акча булса, без дә шулай яшәр идек”,- дисезме? Иң кызыгы да менә шунда шул – әлеге хатыннарның берсе дә череп баеган гаиләләр түгел. Гап-гади авыл кызлары. Ә декрет тормышына бик оста җайлашканнар. Көннәре бала карап уза. Кичкә эт булып аралар да әле...
Яшь әни язмаларыннан...
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры.  Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
    2618
    0
    1