Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Мәктәпкә рюкзак сайлыйбыз!

Әти-әниләргә киңәш

Яңа уку елы башланырга да санаулы гына вакыт калып бара. Каникулның соңгы көннәренең тәмен белеп калырга кирәклеген яхшы белсәк тә, мәктәпкә әзерлек эшләрен гел ахыргы көнгә калдырабыз. Тик шулай да мәктәп-кирәк яраклары әзерләү эшен тизләтергә киңәш итәбез, дуслар. Мәктәп рюкзагын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Аны ничек сайларга?  Безнең киңәшләр дә ярдәм итми калмас.

Портфельнең авырлы ничә килограмм булырга тиеш?

Башлангыч сыйныф укучылары өчен рюкзакның авырлыгы 700 граммнан артмаска тиеш.

2 нче сыйныф укучылары өчен - 1,5 килограммнан да;

3-4 нче сыйныфлар - 2 килограммнан да;

5-6 нчы сыйныфлар - 2,5 килограммнан да;

7-8 нче сыйныфлар - 3,5 килограммнан да;

9-11 сыйныфларда – 4 килограммнан да артмаска тиеш.

Рюкзакны баланың буена һәм авырлыгына карап алырга тырышыгыз. Ул артык зур да, кечкенә дә булмасын. Рюкзакның авырлыгы гәүдә авырлыгының 10% тәшкил итә. Мәсәлән, баланың гәүдә авырлыгы 22-25 кг булса, рюкзакның авырлыгы 2,2-2,5 кг артмаска тиеш. Элмәкнең киңлегенә игътибар итегез. Өске өлешендә ул 3,5-4 см, ә аскы өлешендә 2-2,5 см булырга тиеш. Кыска элмәк гәүдәгә сыланып торып  балага уңайсызлык  тудыра. Элмәкнең гомуми озынлыгы якынча 60-70 сантиметр булса яхшы. Элмәкнең озылыгын көйләү ныгытмаларын да сатып алганда тикшереп алыгыз.

Рюкзак җиңел, әмма су үткәрми торган, чистарту өчен җайлы булган тукымадан булса яхшы.  Рюкзакның эчке бүлемнәре дә икәү булса уңайлы.  Төп өлешендә дәреслекләр һәм дәфтәрләр булса, икенче өлешендә  пенал һәм канцелярия кирәк-яракларын сакларга мөмкин.

Рюкзак сайлаганда, «Баланың буе әле үсәр, киләсе елга да яраклы булсын» - дип зуррак размердагысын алырга тырышмагыз. Ул умыртка баганасына зыян китерергә дә мөмкин.  Хәзер күп ата-ана ортопедик аркалы, каеш һәм тоткалары стабилизаторлы, янып тора торган маяклары һәм башка өстәмә уңайлыклары булган рюкзакларга өстенлек бирә. Шулай да, рюкзак алганда бала белән сайларга тырышыгыз. Ни дисәң дә, аның белән укучы бала уку елы дәвамында мәктәпкә йөреп белем алачак бит! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев