Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Мәктәпләр самбо элементларын физкультура буенча программага кертә ала

Мәктәпләр самбо элементларын физкультура буенча программага кертә ала. Бу хакта журналистларга Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте."Физкультура дәресләрен укучылар өчен файдалы...

Мәктәпләр самбо элементларын физкультура буенча программага кертә ала. Бу хакта журналистларга Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итте.
"Физкультура дәресләрен укучылар өчен файдалы һәм кызыклы итү мөһим. Без, һәрбер мәктәп укучыларына үзләрен спортның төрле төрләрендә сынап карау мөмкинлеге бирә алсын өчен, махсус программалар җыелмасын тәкъдим итәбез", - дигән министр.
Аның сүзләренчә, хәзер андый махсус программалар шактый эшләнгән. "Бүген самбо буенча яңа программа өстәлә. Сүз барысын да бергә туплау турында түгел, төбәкләрдәге мәктәпләрдә сайлау мөмкинлеге булдыру турында бара. Спорт төре буларак безнең илдә туган самбо балалар өчен бик кызыклы", - дип фикерен йомгаклаган Ливанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев