Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Нинди конструктор сайларга?

Конструктор – баланың кул моторикасын, фикер йөртү, хәтер, фантазияләү сәләтен үстерү өчен менә дигән әйбер.Кем уйлап тапкан?Балалар өчен беренче тимер конструктор уйлап табучы дип англияле Фрэнк Хорн...

Конструктор – баланың кул моторикасын, фикер йөртү, хәтер, фантазияләү сәләтен үстерү өчен менә дигән әйбер.

Кем уйлап тапкан?
Балалар өчен беренче тимер конструктор уйлап табучы дип англияле Фрэнк Хорнби санала. Ул шөреп бору өчен тишекләр булган тимер пластиналар җыелмасы уйлап таба. Бу уенчык бик тиз популярлаша, Хорнби аны «Meccano» дип атый. Бүгенге көндә дә әлеге марка астында конструкторлар чыга. Ләкин хәзер фирма тимер җыелмалар гына түгел, ә бөгелә торган пластиктан конструкторлар да ясый.
1949 елда Ол Кирк Кристиансен «Лего» (Lego) конструкторын уйлап чыгара. 1963 елда бу конструкторны ясау өчен пластик кулланыла башлый. Лего – бүген дөньяда иң танылган конструкторларның берсе. Ул да Meccano кебек төрле яшьтәге балалар өчен чыгарыла.

Агач конструкторны австрияле Ехан Корбули уйлап таба. Бу сәүдәгәрнең балалары күп була. Кече улы абыйлары агач шакмактан ясаган әйберләрне ватарга ярата. Абыйлары, билгеле, моңа бер дә шат булмый. Шуңа күрә әти кеше шакмакларга тишекләр ясый, аларны бер-берсенә агач таякчыклар белән беркетергә мөмкин була. «Матадор» дип аталучы мондый конструктор кулланылышка 1903 елда кереп китә.
Беренче магнит конструкторы италияле Клаудио Вичентелли идеясе белән барлыкка килә. «Геомаг» дигән җыелмалар 1998 елда чыга башлый.
Нинди төрләре бар?
Конструкторларның төрләре бик күп. Ел саен яңалары чыгып тора дияргә дә була. Алар 3 яшьтән алып, 12-16 яшьлекләр өчен эшләнелә. Конструктор белән малайлар да, кызлар да уйный ала. Бүгенге көндә балалар яратып уйный торган кайбер төрләргә тукталыйк.
Агач конструктор табигый материалдан эшләнелә. Өй, коттедҗ, сарай төзеп була торган бүрәнә җыелмасын балалар бигрәк тә ярата.

Шөреп бору өчен тишекләре булган тимер яки пластик конструктордан робот, мотоцикл, машина, вертолёт һәм башкаларны үз кулларың белән ясап була! Җыелмага шөреп боргыч, ачкыч та керә, болар уен аша эш кораллары белән танышырга ярдәм итә.
Магнитлы конструктор физика законнарын аңларга булыша, төрле чәчәкләр, кристаллар ясап була.
Лабиринтлы конструктор белән берничә каттан торган, бормалы тау төзергә кирәк. Ләкин аның буенча кечкенә туплар тәгәри алырга тиеш. Моның өчен сызым һәм фантазия кирәк булачак.
Электрон конструктор төрле әсбапларны һәм физиканы аңларга ярдәм итә. Сигнализация, радиоалгыч һәм башка җайланмалар эшләргә мөмкин.
Бельгия конструкторы йомшак, сыгылмалы пластикатан эшләнгән. Төрле сыннар, бизәкләр, зур корылмалар да ясап була. Кисәкләрне тоташтырганда яки аерганда, «клик!» дигән тавыш чыга. Шуңа уенчыкның исеме дә «Кликс» дип атала.

«Умбум» (умная бумага) конструкторының кисәкләренә тәртип саны языла, аларны җыярга җилем һәм кайчы кирәкми. Кызлар өчен «Йорт җиһазлары», «Кунак бүлмәсе»; малайлар өчен «Төзү техникасы», «Аэровокзал»; шулай ук өлкәннәр өчен дә катыргыдан төрле калыплар бар.

Төрле фирмаларның пластмасс кирпеч конструкторыннан балалар ниләр генә төземи! Аларның билгеле бер темага караганнары да була.
Керамик конструктор җыелмасына чын кирпеч, тәрәзә, ишек һәм махсус цемент керә. Бу әйберләрдән өегезнең кечкенә вариантын төзергә була. Моны берничә тапкыр кабатларга мөмкин, чөнки цемент суда бик тиз юыла.

Һәр төр конструктор үз максатына җавап бирә, ләкин аларның барысын да бер нәрсә – баланың иҗаты, ниндидер яңа әйбер төзү теләге һәм нәтиҗәгә шатлануы берләштерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев