Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Сәламәт булыгыз!

Көз – вируслар чоры. Бу вакытта күбрәк ит ашарга киңәш ителгән, дуслар.

Аксым мускуллар өчен генә түгел, иммунитет күзәнәкләре өчен дә төзелеш материалы һәм лейкоцитлар эшчәнлеге өчен дә бик мөһим. Ә алар – безнең организмдагы вируслар һәм бактерияләр белән төп көрәшчеләр.
Табиблар инфекцияләр вакытында терлек аксымына өстенлек бирергә куша. ОРВИ, грипп эпидемиясе чорында сыер, тавык, күркә ите ашарга киңәш итәләр.

Белгечләр терлек аксымының файдалы икәнен таный, ләкин үсемлек аксымын да рационга кертергә куша. Аларның иң файдалысы ногыт борчагы, яшел борчак, ясмык. Белгечләр киңәшен истә тотсак, димәк, вируслы инфекцияләр вакытында безгә көн саен ике төрле аксым булган ризыкларны бераз булса да ашарга кирәк.

Авырмагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев