Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Тәмле тест

Тест

 

Кешенең холкын аның нинди җиләк-җимеш яратуына карап та белеп була икән! Бирелгән җиләк-җимешләр арасыннан берсен сайла. Тасвирлама сиңа туры киләме? 

Әфлисун

Син – җаваплы кеше. Башкаларга һәм үз-үзеңә биргән вәгъдәләрне үтәргә тырышасың. Ләкин бер гадәтең бар: үзеңне башкалар белән чагыштырырга яратасың. Синең уңышларың аларныкыннан түбәнрәк кебек тоелса, кәефең кырыла. Янәшәңдәгеләрне дә, үзеңне дә ничек бар, шулай кабул итәргә өйрән.

Карбыз

Син – бик тырыш. Мавыгуларың да шактый. Һәрвакыт позитив фикер йөртергә, эшләреңне алдан планлаштырырга яратасың. Тик, кызганыч, кайчак бу эшләр ахырына кадәр үтәлми кала. Кыен хәлдән чыгу юлын эзләп азапланмыйсың, ә үзеңә башка мавыгу табасың. Проблемаларны хәл итәргә өйрәнсәң, тагын да зуррак уңышларга ирешер идең.

Банан

Син ирек яратасың. Кемгәдер бәйле булу сиңа бөтенләй ошамый. Күңелеңә ятып бетмәгән кешеләр белән аралашканчы, ялгызың калуны өстенрәк күрәсең. Ләкин озак вакыт ялгыз булу да куркыта. Янәшәңдәгеләргә ышанырга, аларның уңай сыйфатларын күрергә өйрән.

Җиләк

Син – иҗади шәхес. Еш кына хисләргә биреләсең. Тирә-юньдәгеләр турында кайгырту, аларны тыңлау һәм аңлау – иң яраткан шөгылең. Ләкин кайвакыт башкалар сине тиешенчә яратмый һәм кадерләми кебек тоела башлый. Сиңа карата яңгыраган матур сүзләр дә чын күңелдән әйтелми, дип уйлыйсың. Юк өчен борчылырга кирәкме икән?

Лимон

Син – бик көчле, кыю һәм гадел кеше. Беркайчан да үз фикереңне башкаларга көчләп такмыйсың. Нинди генә очракта да тыныч булып кала беләсең. Тирә-юньдәгеләр сине артык «коры», хәтта «җансыз» дип уйларга мөмкин. Шуңа күрә дусларың да сирәк. Янәшәңдәгеләргә бераз күңелеңне ачсаң, синең белән аралашырга теләүчеләрнең күплегенә шаккатыр идең.

Алма

Син – гадел һәм ышанычлы. Сер саклый беләсең. Ике якны да тыңлап, бик күп бәхәсләрне хәл итә аласың. Ә менә якын кешеләрең бәхәсләшсә, кысылмау ягын карыйсың. Чөнки ахырда бер якның сиңа үпкәләве бар. Борчылма, сине чыннан да яратучы һәм аңлаучылар һәрвакыт янәшәңдә булыр!

   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев