Йөткергәннән йомыркалы микстура

Хәзер без тәкъдим итәчәк йомыркалы катнашма иң көчле ютәлне дә бетерергә сәләтле. Ул шуның хәтле файдалы ки, замана медицина препаратлары да бер читтә торсын!
Бу аңлашыла да: чөнки ул әбиләребездән калган рецепт, нигезендә натураль компонентлар ята. Тиз арада терелергә яки форс-можор ситуациядә тиз аякка басарга кирәк булса, шушы катнашмадан файдаланыгыз.
Беренче эш итеп 1 стакан сөт кайнатыгыз. Шуңа 1 аш кашыгы атланмай һәм 1 аш кашыгы бал салырга кирәк. Аерым савытта йомырка сарысына бал калагының очына гына чәй содасы салып әйбәтләп болгатыгыз. Шуннан ике катнашманы бергә кушкач тәмле ризык килеп чыкмас, әлбәттә, тик файдалылыгы буенча тиңнәр булмас.
Шушы борынгы микстура белән әбиләребез бронхит, ларингит, хәтта трахеитны да дәвалаган.
Балагыз ютәлли башласа, аптекага йөгергәнче, йомыркалы катнашма эчертеп карагыз, үкенмәссез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк.
-
Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.