Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Әзерлек кирәк

Август ае – мәктәпкә әзерләнү вакыты.

Яңа уку елы якынлаша башлауга баланы да, ата-ананы да ниндидер курку хисе биләп ала, эмоциональ киеренкелек барлыкка килә. Шуңа күрә аңа алдан әзерләнергә кирәк. Каникуллар башланганда гына аларның очы-кырые күренми кебек. Туйганчы йокларга, дуслар белән көне буе урамда уйнарга була, дисең. Тик өч айның узып киткәне сизелми дә. Август ае – мәктәпкә әзерләнү вакыты, яңа кием-салым алу, портфельне тутыру гына түгел... Тагын нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Безнең киңәшләр сезгә ярдәм итәр.

Режимны яңартабыз

Каникулдан соң бала өчен иң авыры – иртә тору. Җәй көне күпләр соң ятып, соң торырга ияләнеп китә. Шуңа да кискен генә бу режимнан чыгу авыр булмасын дисәгез, баланы иртәрәк йокларга яткыра башларга кирәк. Көн саен 10-15 минутка иртәрәк ятарга өйрәнсә, бала әкренләп йокыдан үзе, будильниктан башка торарга да өйрәнәчәк.

 

Җаваплылыкның нәрсә икәнен онытмыйбыз

Балаларга еш кына «кирәк» сүзенең нәрсә икәнен аңлату кыен. Без, өлкәннәр, кәефең, теләгең булу-булмауга карамастан, эшләргә кирәк дигәнне аек акыл белән аңлыйбыз. Җаваплылыкны тоярга күнеккәнбез. Балага да хезмәтне гадәткә кертергә кирәк. Моның өчен балага йорт буенча вазыйфалар йөкләргә киңәш ителә. Мәсәлән, гөлләргә су сибү, савыт-саба юу, идән себерү. Мондый эшләрне башкарганда сабыр булыгыз. Башта аларны төгәл итеп эшли алмаса да, бала өчен үзегез эшләмәгез.

 

Үткәннәрне кабатлыйбыз

Җәй буе кабатламаган күнегүләрне август аенда кабатлый       башларга кирәк. Исемлек буенча укып бетермәгән китапларны укырга, тапкырлауны искә төшерергә, язарга. Тик шушы гамәлләрне уен формасында башкарырга була. Мәсәлән, балага дустына хат язарга тәгъдим итәргә, инглиз телендә комикс укырга яки мульфильм карарга.

 

Портфель җыябыз

Мәктәп формасы, спорт костюмы, канцелярия кирәк-яраклары сатып алу турында әти-әни сентябрь җитәр алдыннан кайгыртып куя. Шушы эшкә баланы да җәлеп итәргә кирәк. Бергәләп яңа пенал, ручкалар, матур карандашлар сайларга мөмкин. Бала  яңа уку елына әзерләнүнең күңелле икәнен үзе дә тоярга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев