Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

1 сентябрьдә - Корбан бәйрәме. Мәктәпкә барабызмы?

1 сентябрьдә мәктәпкә бару-бармау мәсьәләсенә нокта куелды. Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек.Белем көне быел 4 сен...

1 сентябрьдә мәктәпкә бару-бармау мәсьәләсенә нокта куелды. Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек.

Белем көне быел 4 сентябрьгә күчерелә, дигән сүзләр дә йөрде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә бу имеш-мимешләргә нокта куйды. Мәктәптә белем көне, элек-электән килгән гадәт буенча, 1 сентябрьдә узачак.
Министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Фәридә Ишморатова:
– 1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, беренче сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештырылачак. Ә 2 сентябрьдә укулар гадәти режимда узачак. Атнага биш кенә көн белем алучы беренче сыйныф укучылары шимбә көнне ял итәчәк, – диде.
http://shahrikazan.com//
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев