Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Инстамизгел: “Каршы алыгыз – Элина Нургалиева!”

Көзгә кердек, дуслар! Димәк, инстаграмдагы яшеллекне көзнең алтынсу сары төсе алмаштырачак. Аннары карлы кышка да күп калмый. Тукта әле!.. Вакытны ашыктырмыйк. Бүген без быелгы җәйнең соңгы мизгелләр...

Көзгә кердек, дуслар! Димәк, инстаграмдагы яшеллекне көзнең алтынсу сары төсе алмаштырачак. Аннары карлы кышка да күп калмый. Тукта әле!.. Вакытны ашыктырмыйк. Бүген без быелгы җәйнең соңгы мизгелләрен “йолдызлар” арасыннан эзләргә булдык.
“Ямьле” төркеме солисты, җырчы Вероника Кузнецова исеме белән танылу алган җырчы гаиләсендә Мурат исемле малай үсә. Нинди генә матур сүзләр белән атамый инде Вероника улын: “Муратик”, “кукурузинка”, “мурмар”... Быел 27 декабрьдә 2 яшен тутыра Мурат Марсельевич. “Минем үскән улымчик! Мәхәббәтле мәхәббәтем!” – дип язган Вероника җәйнең соңгы аенда улы белән төшкән фотосына. Җырчы белән меңләгән инстадусты да килешкән.





“Хәерле кич, дуслар! Каршы алыгыз – Элина Нургалиева!” Еллар узу белән эстрада сәхнәсендә Башкортстан җырчысы Әнвәр Нургалиевның кызы пәйда булса аптырарлык түгел. Элинаның таланты инде бүгеннән үк күренә. “Кызым сезнең өчен яраткан җырчысы – Иркәнең репертуарыннан җыр башкара. Микрофон бүләк иттем, үзенең кызларский гына микрофоны да бар хәзер!” – дип яза Әнвәр аккаунтында һәм кызы җырлаган видеосын урнаштырган. Сүз уңаеннан, җыр Төркиядә җәйге ял вакытында башкарылган.








 










Посмотреть эту публикацию в Instagram























 

Публикация от Элина (@elina.anvarovna_13)









“Татар радиосы” ди-джее, танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрованың инстаграмда улы белән төшкән фотоларының сирәк булуына аптырый идегезме? Сере бик гади – Айдан фотога төшәргә яратмый икән. “Айдан белән фото ясап булмый инде. Эссе-е-ее дип зарланып төште”, – дип язган Гөлназ әлеге фото астына. Җәйге кызу көннәрнең берсендә “Печән базары” фестиваленә барып, татарча сөйләшеп, рәхәтләнеп ял итеп кайткан алар.





“Тиздән җәй үтә. Ял итеп, матур киенеп, зәңгәр күкне һәм җылы кояшны күреп калыгыз!” – дип киңәш бирә җырчы Алсу Әбелханова. Һәм үзе дә матур үрнәк күрсәтә – кече улы Солтан белән төшкән фотосы җәйге кояш нурлары кебек күзләрне иркәли. “Гаиләгездә бер-берегезне яратыгыз, рәхәттә яшәгез”, – дип тә өсти җырчы. Монысына инде ел фасыллары алмашу да киртә түгел.





Мәшһүр җырчыбыз Айдар Фәйзрахманов “бәхет кошы тоткан” бит әле! Шаяртабыз, билгеле – шат елмаеп оныгы белән төшкән фотосы аша социаль челтәрдәге дусларына сәлам юллый ул. “Галәм күзлегеннән!” – дип язган бәхетле дәү әти. Инстаграм дуслары оныгын җырчының үзенә охшата. Ә сез килешәсезме?..


 










Посмотреть эту публикацию в Instagram























 

Публикация от Айдар Файзрахманов (@aidar.faizrakhmanov)






Юмор остасы, пародист Әбри Хәбриевның балалары – Дамир Даниярович белән Камилла Данияровна да быелгы җәйне сагынып искә алырлар әле. “Җимешләрем!” – дип дәшә әтиләре аларга. Менә шул җимешләргә җәйнең бер көне Казан урамына сәяхәт һәм онытылмаслык мизгелләр һәм... әтиләренә меңләгән “лайк” бүләк иткән. Хәер, барысы да моңа лаек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев