Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Китап бәйрәмендә без дә булдык!

Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәрендә 24-26 май көннәрендә халыкара китап ярминкәсе узды. Әлеге зур бәйрәм итеп оештырылган чарада китап нәшриятлары, газета-журнал редакцияләре катнаша. Быел төрле илләрдән – Белоруссия, Әзербайҗан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызыстан, Казахстан һәм Россия регионнарыннан 233 оешма катнашты.

 

Ярминкә иртәнге уннан кичке унга кадәр эшләде. Һәм бу зур чарада Татмедиа агентлыгыннан «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре катнашты. Башкортстанда яшәүче татар балалары журналларга язылдылар һәм сыйфатлы матур китаплар белән таныштылар, аларны әти-әниләре үз балаларына сатып алып бүләе тә итте. Зур масштаблы чарага килүчеләр бик күп булды. Башкортстан халкында китапка да, басма матбугатка да зур хөрмәт барлыгы тоелды. Алга таба да дустанә мөнәсәбәттә булып, иҗади хезмәттәшлектә аралашырга шундый чаралар оештырылып торсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев