Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

15 яшьлек балага әйтелергә тиешле сүзләр

Бала тәрбияләү - бик авыр процесс. Ул һәр ата -ана өчен дә, бала үскән, зурайган саен кыенлаша гына бара. Көннәрдән бер көнне сабыегызга 15 яшь тулыр. Менә монда инде баш авыртуларыгыз да ешаер, чөнки...

Бала тәрбияләү - бик авыр процесс. Ул һәр ата -ана өчен дә, бала үскән, зурайган саен кыенлаша гына бара. Көннәрдән бер көнне сабыегызга 15 яшь тулыр. Менә монда инде баш авыртуларыгыз да ешаер, чөнки 15 яшь - бик авыр вакыт. Күп очракта ата-аналар баласы белән үсмер чакта нәрсә турында сөйләшергә, аңа ни әйтергә белми. Без ярдәмгә киләбез! 15 яшьлек ул-кызыгызга сез нәрсә әйтергә тиеш икәнлеген бездән белә аласыз!
1) "Мин синең иң якын дустың була алмыйм!"
"Әмма мин синең һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торучы кешең, терәгең булырмын. Чөнки мин сине туган мизгелеңнән башлап яраттым, һәм бу халәт беркайчан да үзгәрмәс!"
2) "Мәшәкатьләр гел булачак! Шуны онытма!"
 
3)"Үзең өчен уйла, баш миең шуңа бирелгән сиңа!"
"Әти-әни буларак, мин сиңа ярдәмгә килә алам, киңәшемне дә җәлләмәм. Әмма иң мөһиме бит синең авыр ситуацияләрдән мөстәкыйль рәвештә, уйлап, фикер йөртеп чыгуың. Яныңда гел мин була алмам, шуны исеңдә тот."
4) "Дөнья бетмәде!"
"Нәрсәне дә булса дөрес эшләмәдең, ялгыштыңмы? Зыяны юк! Ялгышып кеше өйрәнә, тәҗрибә җыя. Алга таба башка бу ялгышлыкны кылма, зинһар. "
5) "Син уникаль кеше!"
"Нәрсә генә булмасын, син бит шәхес! Үзеңдә булган яхшы сыйфатларны үстерергә тырыш."
6) "Тормышны ярат!"
"Ничек кенә булмасын, яшәү кызык, рәхәт! Һәр мизгелнең кадерен бел!"
 
 
11146_700x467
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев