2021 елда ничек ял итәчәкбез?

Россиянең Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе елда ял көннәрен күчерү буенча проект әзерләгән. Аның буенча, 2 һәм 3 гыйнвардагы (шимбә һәм якшәмбе) ялны 5 ноябрь һәм 31 декабрь көннәренә күчерү тәкъдим ителә. 20 февраль, шимбә ялын 22 февральгә күчерәчәкләр. Әлеге проект кабул ителгән очракта, гадәти ял көннәреннән кала, 2021 елда болай ял итәчәкбез:
1-10 гыйнвар,
21-23 февраль,
6-8 март,
1-3 һәм 8-10 май,
12-14 июнь,
4-7 ноябрь,
31 декабрь.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
-
Бүген – матбугат көне 13 гыйнвар – Россия матбугаты көне
-
Салкыннарда мәктәпкә бармаска да мөмкинме? Бу сорау бүген бик күп әти-әниләрне кызыксындыра.