Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

2нче гимназиядә Театраль фестиваль!

Габдулла Тукай туган көннәрдә башкалабызның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиядә театраль фестивальнең бишенчесе узды. Биредә 2нче–8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары катнашты.– Әлеге фестиваль гимназиядә...

Габдулла Тукай туган көннәрдә башкалабызның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназиядә театраль фестивальнең бишенчесе узды. Биредә 2нче–8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары катнашты.
– Әлеге фестиваль гимназиядә 2013 елдан бирле уздырыла. Аның максаты – туган телне үстерү, әдәбиятка карата мәхәббәт уяту, сәхнә серләре белән таныштыру. Биредә шулай ук укытучының профессиональлеге дә чагылыш таба. Алар укучыларга яраклы сәхнә әсәрен табарга, балаларга сәхнәдә үз-үзләрен ничек тотарга, тормыштагыча аралашып, тамашачыны җәлеп итәргә өйрәтергә тиеш, – ди жюри рәисе, режиссер, сценарист, ТРның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе  Нурания Җамали.
Быелгы фестиваль авторларның төрлелеге белән аерылып торды, шулай да Хәбир Ибраһим әсәрләренә өстенлек бирелгән иде. Фестивальдә – башлангыч сыйныфлар арасында Татар халык әкияте “Дүрт дус”, Нәкый Исәнбәтнең “Җырлап узган җәй”, Суфия Нигъмәтҗанованың “Сәяхәтче куян маҗаралары”, Ганс Христиан Андерсен “Дюймовочка”, Хәбир Ибраһимның “Төпчек малай маҗаралары”, “Квартет”, “Килмешәк”, Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” һәм башка әкиятләр сәхнәләштерелгән иде.
Бүләкләү вакыты җиткәч, җиңүчеләрнең шатланганлыкларын күрсәгез сез?! Хәер, бөтен сыйныфлар арасында Гран-При яисә беренчелекне ал әле син!

Менә алар - җиңүчеләр:


2нче “Б” сыйныф укучылары – Гран-При иясе;


3нче “В” сыйныф укучылары – 1нче урын;


3нче “Г” һәм 2нче “В” сыйныф укучылары – 2нче урын;


2нче “Д” һәм 4нче “А” сыйныф укучылары – 3нче урын.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев