Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Агу ашамыйбызмы?

Кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.


Күпләрнең кибеткә кереп берәр “тәмлүшкә” алмаган көне сирәк була. Балаларның куллары да гел киштәләрдәге баллы тәм-томнарга үрелә. Көн саен зыянлы ризык ашый башласаң, организм гафу итмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә, әйдәгез, кассага юл тотар алдыннан кәрҗингә нинди ризыклар җыйганыбызга игътибар итик әле.
Газлы эчемлекләр. Күп кенә өлкәннәр һәм балалар газлы суларны бик яратып эчә. Ә сез мондый төр эчемлекне еш куллану баш мие  һәм физик эшчәнлекнең начарлануына китергәнен беләсезме? Өстәвенә составында шикәр күп булу аркасында газлы эчемлекләр сусауны басмый, эчәсе килү теләген арттыра гына. Шуңа күрә кәрҗинегезгә газлы су салган булсагыз, аны киштәгә кире илтеп куерга киңәш итәбез.
Камыр ризыклары. Хәзер кибетләрдә сатылучы күп кенә камыр ризыкларына тиз искермәсен өчен ниләр генә кушмыйлар. Шуңа күрә аның саклау вакыты да чамадан тыш озак. Составында зыянлы майлар, онны яхшыртучы матдәләр, төрле буяулар булган печенье, прәннекләр ашап йөргән балаларыбыз киләчәктә атеросклероз, симерү кебек чирләрдән интегергә мөмкин. Кибет ризыгыннан баш тартып, өйдә натураль продуктлар белән пешерелгән ризыкларга өстенлек бирсәк, мең тапкыр яхшырак булачак.
Сөт ризыклары. “Монысы да зыянлымени?” - диярсез. Әгәр саклау вакыты шик уята икән, зыянлы булуы бик мөмкин. Гадәттә, сөтнең саклау вакыты – 5, кефирныкы – 7, эремчекнеке 3 тәүлек. Саклау вакыты бу саннарга туры килми икән, димәк, продуктның составына аны озак “яшәтүче” матдәләр кушылган. Сатып алганда игътибарлы булыйк!
Кәрҗинегезгә бары файдалы ризыклар гына җыюыгызны телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев