Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Акыллы балалар озак яши

Белгечләр шундый ачыш ясаган.

IQ дәрәҗәсе югары булган балалар озаграк яши һәм сирәгрәк авырый. Белгечләр әнә шундый кызыклы ачыш ясаган. Әлеге тикшерүне 1947 елда ук башлаганнар һәм анда 65 меңнән артык кеше катнашкан. Ул чакта аларга нибары 11 яшь булган. 79 яшьләренә җиткәч, балачакта акыллы булганнарның озаграк яшәве, йөрәк-кан тамырлары авырулары, инсульт, респиратор авыруларга сирәгрәк бирешүләре ачыкланган. Тик белгечләр моның серен генә аңламый әле: озак яшәү сере акылдамы, әллә инде шул акылны файдаланып, сәламәт яшәү рәвеше алып барудамы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев