Ашаганда Моцартны тыңла!

Тавышлар кешенең кәефен һәм сәламәтлеген үзгәртергә сәләтле. Яхшы якка яки начарга.
%d1%82%d1%8b%d0%bd%d0%bb%d0%b0
Тавышларны кеше колаклар ярдәмендә генә түгел, ә бөтен органнары белән кабул итә, ди галимнәр. Бу уяу вакытка гына түгел, йоклаганда да дәвам итә. Тавышның тәэсире нәниләргә бигрәк тә көчле. Мәсәлән, авыр "металл" стилендәге музыка үсү процессына зарар китерә, хәтта үсемлекләрне һаләк итәргә мөмкин. "Урам" тавышы шулай ук йокысызлыкка, эшчәнлек түбәнәюгә китерә. Ашаган вакытта да бик игътибарлы булырга кирәк. Иң яхшысы - тыныч, ягымлы музыка, я булмаса табигать тавышларын тыңлау. Галимнәр шуны да искәртә: ризыкны кабул иткәндә генә түгел, аны әзерләгәндә дә кискен сөйләшергә, тавышланырга, талашырга ярамый. Даими рәвештә тыңлар өчен һәркем үзенә ошаган музыкаль әсәрләрне сайларга ирекле. Шулай да һәр коллекциядә булырга тиеш берничә "универсаль" әсәрнең тәэсирен ачыклап китик.

  • Тыныч классик музыка ләззәт гормоны эшкәртелеп чыгуга ярдәм итә, киеренкелекне ала: интеллектуаль эшчөнлекне, иммунитетны яхшырта. Болар исәбенә Бах, Моцарт, Шопен керә.

  • Шуберт, Шуман, Чайковский әсәрләре кәефне күтәрә.

  • Шостаковичның "Вальс"ы ("Кигәвен" кинофильмыннан), Свиридов романслары киеренкелекне төшерә.


Бик арыганда Григның "Иртә"сен, Чайковскийның "Ел мизгелләре"н тыңларга мөмкин. Сибелиусның "Моңсу вальс"ы, Глюкның "Мелодияле, Шуманның "Хыяллар'^, Брамсның "Бишек җыры", Шубертның "Аве Мария", Бетховенның "Айлы" сонатасы, Шопен прелюдияләре, Штраус вальслары йокыны яхшырта, тынычланырга булыша. Киресенчә организмның тонусын күтәрү өчен Чайковскийның "Алтынчы сонатасын" (3-нче өлешен), Бетховенның "Эдмонд увертюрасын", Шопенның "Беренче прелюдиясе"н (28-нче опус), Листның "Венгер рапсодиясе"н (№2) тыңларга мөмкин.
Бу максатта шулай ук дәртле Моцарт, Гайдн симфонияләре, маршлар да кулай. Сәламәтлек өчен иң файдалысы - Моцарт әсәрләре. Алар киеренкелекне алу, стресстан котылу, өлгерешне яхшырту өчен дә, баш авыртканда, авырулардан соң терелеп килүчеләргә дә, экстремаль хәлләрдән соң да файдалы. Галимнәр әйтүенчә, теге яки бу әсәр нинди коралда уйналуыннан да аның организмга булган тәэсире аерыла. Мәсәлән, кларнет кан өйләнешенә, кыллы инструментлар - йөрәккә, флейта - үпкә, бронхларга, альт - нерв системасына файдалы тәэсире белән билгеле. Классик музыка әсәрләреннән башка, табигатьтәге тавышлар да алыштыргысыз:

  • Дулкын, диңгез, учак тавышы, яфрак шавы, чикерткә тавышлары сандугач сайравы - болар киеренкелекне төшерүче күренешләр. Иммунитетны күтәрү өчен таулардагы кайтаваз, урман-кыр тавышлары ярдәм итә. Йокысызлыктан яңгыр тавышы, яфраклар шаулавы коткарыр.

  • Чебенче кош (славка) сайравы дәртләндерә, кәефне күтәрә. Кенәри, миләш чыпчыгы (дрозд), карабүрек (зяблик), солы чыпчыгы сайравы аритмияне киметергә, йөрәк тибешен нормальләштерергә ярдәм итә. Сары чыпчык (чиж), купшы чыпчык тавышлары бөтен организм эшчөнлеген яхшырта. Сандугач сайравы, үрдәк, торна, кәккүк, карабүрек тавышлары тынычландыра, кәефне яхшырта.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: