Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Ашыгып ашау зыянлы, тиз йөрү файдалы

Чит ил белгечләре, тикшеренүләр  уздыргач, кеше тизрәк ашаган саен күбрәк тазара дигән нәтиҗәгә килгән. Моның аңлатмасы гади: ризыкны яхшылап чәйнәмичә йотканда организмда баш миенә сигнал җибәрүче ме...

Чит ил белгечләре, тикшеренүләр  уздыргач, кеше тизрәк ашаган саен күбрәк тазара дигән нәтиҗәгә килгән. Моның аңлатмасы гади: ризыкны яхшылап чәйнәмичә йотканда организмда баш миенә сигнал җибәрүче механизмнар  кабынырга өлгерми икән.


Sunny cheerful breakfast

Психологлар исә тиз ашау гадәте кешедә  бала вакытта  барлыкка килә дип кисәтә. Сабыйлар тизрәк ашап, уйнарга чыгып чабу  ягын гына карый бит. Тиз ашау ашказаны-эчәк  трактында тайпылышлар башлануга да китерә.  Ашыгып ашау кебек, ашыгып эчү дә  зыянлы. Бу вакытта шулай ук  ашказаны сыекчасы  кислоталыгы бозылырга мөмкин.


Тиз сулаганда һава җитми, йөрәк тибеше ешая, кеше хәлсезлек сизә, фикерен  туплый алмый, баш миенә кирәк кадәр  кислород бармый.


Кеше стресс  кичергәндә, аркасы, муены авыртканда, психикасына   зыян килгәндә тиз- тиз сулый башлый. Бу хәл шулай ук астма, бронхит кебек  үпкә авырулары күзәтелгәндә дә кабатлана.


 Ә менә тиз йөрү сөякләрне ныгыта, остеохондроздан саклый, матдәләр алмашын җайга сала, артык гәүдә авырлыгына  каршы көрәшергә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев