Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

«Бала-сити» укучылары «Сабантуй» журналын сайлый

Казан шәһәрендәге Халыкара “Бала-Сити” мәктәбе укучылары "Сабантуй” журналы белән танышты.

Казан шәһәрендәге Халыкара “Бала-Сити” мәктәбе укучылары "Сабантуй” журналы белән танышты. “Имәнлек” кампусында укучы 1-2 сыйныф укучыларына басмадагы “Тәҗрибә”, “Уен сәгате” кебек сәхифәләр бигрәк тә хуш килде. Тиз арада Ютуб каналдагы видеоларны да карарга керештеләр.

Журнал чыгару бер дә җиңел эш түгел. Моның шулай икәнлегенә балалар үзләре дә инанды. Һәр бала үз журналын ясап карады. Журнал ясауны беренче эш итеп тышлыктан башладылар. Һәркем үз басмасына үзе исем бирде. Берәүләрнең “Чәчәкләр иле” булса, икенче берәүләр “Динозавр сәяхәте” дип атады. Журналны үз рәсемнәре белән бизәп, үзләре язган шигырьләрне урнаштырдылар. “Сабантуй” белән очрашу уңаеннан, беренче шигырьләрен иҗат иттеләр.

Балалар бик сәләтле икән: кемдер җырлый, кемдер бии, ә кемдер музыка уен коралларында шәп итеп уйный. Бәлки киләчәктә әлеге сабыйларның иҗатлары яки мавыгулары турындагы язмалары “Сабантуй” журналы битләрендә дә дөнья күрер.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев