Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар өчен аерым YouTube булды

Ниһаять, Россиядә балалар өчен аерым YouTube каналы булдырылды.Сер түгел, бөтен балалар да мультик ярата. Ә компьютерларга, смартфон, планшетларга рөхсәт булган замана балалары мультфильмнарны YouTube...

Ниһаять, Россиядә балалар өчен аерым YouTube каналы булдырылды.

Сер түгел, бөтен балалар да мультик ярата. Ә компьютерларга, смартфон, планшетларга рөхсәт булган замана балалары мультфильмнарны YouTube аша карый. Ә укый белми торган сабыйлар «Окей, гугл», дип кенә эзлиләр. Ләкин анимацион фильм карау балалар өчен файдалы да булырга да тиеш бит. Чөнки сабыйга кирәк булган мультфильм исеме белән әллә нинди киноларга юлыгырга мөмкин.
Бу проблеманы "YouTube Детям" дигән мобиль кушымта хәл итә. Анда махсус балалар өчен генә контент тәкъдим ителә. Биредә ике яшь категориясе өчен – нарасыйлар һәм олырак яшьтәге балалар өчен – материаллар тупланган.
Монда белем бирү, күңел ачу юнәлешләренә бүленгән роликлар тәкъдим ителә. Алар 8 яшькә кадәрге балаларга аеруча ошар. Алар арасында Маша һәм аю, Лунтик, Леопольд турындагы мультиклар да бар. Шулай ук Россия һәм чит ил блогерларыннан балаларны төрле яклап үстерергә булыша торган роликларны да табарга мөмкин.
Әле яңа гына уздырылган тикшерүләр шуны күрсәтә: Россия гаиләләре YouTube каналында атнасына 3 сәгатьтән артык вакытын уздыра икән. Шуңа күрә ата–аналарга роликлар эчтәлеге баланың яшенә һәм кызыксынуларына туры килергә тиеш, дип саный. Кушымтадагы контент берничә фильтр аша уза. Сервис спамнардан сакланыла. Әгәр дә теге яки бу ролик сездә шик уятса, моны оештыручылар тикшерәчәк.

Балалар өчен YouTube бернинди аккаунтка да бәйләнми. Кушымтада ата-аналар контроле дә булдырылган. Видео карау вакытын чикләп тә була. Якын араларда биредә йолдызларның балалары турында да тулырак мәгълүмат булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев