Балалар төшергән клипның темасы - чәк-чәк! /видео/

Берничә көн элек Рөстәм Миңнехановның Alabuga International School (AIS) халыкара мәктәп укучыларына кунакка баруы турында язган идек. Анда чит илдән килеп эшләүчеләрнең балалары белән бергә, Алабугада яшәүчеләрнең дә балалары укый.
Бүген биредә 3–9 яшьлек балалар белем ала икән. Аларны алты яшь категориясенә бүлеп укыталар. Белем бирү – бары тик инглиз телендә генә. Укучылар чәк-чәк турында да инглиз телендә җыр чыгарганнар һәм клип эшләгәннәр. Димәк, чит илләрдә дә татар милли ризыгын беләчәкләр!
[embed]https://www.youtube.com/watch?app=desktop&persist_app=1&noapp=1&v=hjwGpJh4RR8[/embed]
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Юбилей белән котлап... Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.