Балаларга нинди мультиклар күрсәтергә ? [киңәш]


Дөньяда мультфильм карарга яратмаган бер генә кеше дә юктыр, мөгаен.  Балаларны алар мавыктыргыч, төсле, кызыклы булуы белән җәлеп итә, олыларга исә яңадан балачакка әйләнеп кайту мөмкинлеге бирә.


Әмма еш кына балаларга ошаган мультфильмнарны өлкәннәр өнәп бетерми. Күпчелек ата-аналар үзләре карап үскән совет мультфильмнарын үрнәк итеп куя.
“Үзебезнең элеккеге мультфильмнарның күбесе әкиятләр нигезендә эшләнгән, алар сюжеты буенча да кызык, баланың фикерләү сәләтен дә үстерә”, - дип әйтергә ярата өлкән буын. Мисал итеп үзләре балачакта яратып караган “Карлсон”, “Чебурашка”, “Дядя Степа”, “Кот Леопольд”, “Простоквашино”ны китерәләр. Әмма бүгенге чор балаларына кискен сюжетлы һәм төсле буяуларга бай чит илнекеннән соң, Россия мультиклары кызыклы тоелмый.
Саны арта, сыйфаты кими
Мультфильм жанры кайда һәм кайчан барлыкка килгән соң? Тарихка аз гына күз салыйк әле. 1877 елның 20 июлендә Франция инженеры Эмиль Рейно праксиноскоп дигән аппарат уйлап таба. Ул төрле сурәтләр беркетелгән һәм әйләнмәле көзгесе булган тасмалы уенчык формасында була. Еллар узу белән, әлбәттә, бу аппарат камилләшә. Хәзерге вакытта заманча җиһазлы курчакта силуэт, коллаж, компьютер анимацияләре күп (“анимация” латинчадан “җан”, “җанлану” дип тәрҗемә ителә).
Дистә еллар элек аларны зәңгәр экраннардан гына көтеп алганнар. Хәзер җаның ниндине тели, шунысын компьютерда, DVD аша, кинотеатрларда, Интернеттан карарга мөмкин. Сәүдә киштәләрендә аларның төрлелегенә бала-чага куана. Телеканалларның да һәркайсы мультфильмнар, сериаллар белән шыплап тулган. Әмма, кызганычка каршы, сан ягы өстенлек иткән саен, мультфильмнарың эчтәлеге саега бара.
Балаларның бүгенге геройлары кем?
Бүген 3-7 яшьтәге һәрбер малай үлеп китеп “Черепашки-ниндзя”, “Человек-паук, “Бэтмэн”, “Трансформерлар”ны карый. Зур тизлектә сикереп-очып йөри алуга сәләтле супермен Человек-паук һәм башка көчле, батыр, барлык дошманнарны да җиңүче супергеройлар – замана балаларының, бигрәк тә, малайларның кумиры. Кием-салым, дәфтәр-альбом алырга кибеткә керсәң, балаң, һичшиксез, шушы персонажлар сурәте төшерелгәнен сайлый.
Атыш, көнчелек, үч алу, дошманлык чәчрәп яткан шул заманча “мультик”ларны каратмас идең дә, барлык малайлар да шуны карагач, нишләргә соң? Балалар бакчасында бар сөйләшкәннәре дә шул супергеройлар бит. Башкалар арасында балаңның “ак карга” булып утыруын да теләмисең инде.
Әкият, шул ук мультфильм аша ак күңелле сабый дөньяны танып-белергә өйрәнә. Өлкән кеше өчен куркынычсыз булган сюжетны, бала психикасы бөтенләй башкача кабул итә. Барлык мәгълүмат нәни тамашачыга образлар аша килеп ирешә. Шуңа күрә ата-ана бала белән бергә караган фильмнарны анализларга, аңлатмалар бирергә, яхшы белән яманны аерырга өйрәтергә тиеш.
Балаңа каратканчы үзең кара
Балаларның телевизор экраннарыннан куптарып булмаганга без инде әллә кайчан кул селтәдек. Кемнең генә гаиләсендә балага 1,5 сәгатьтән артык телевизор карарга рөхсәт итмәскә дигән кагыйдә үтәлә икән? Андыйларны исәбе бик сирәктер. Киресенчә, еш кына үзебез үк нәниләребез "китап укы, әйдә бергә уйныйк" дип аптыратмасын өчен “зәңгәр” экран каршына китереп утыртабыз. Аның нәрсә караганы инде мөһим түгел. Мультфильм булгач, димәк, балалар өчен, дип фикерлибез. Әмма һәрбер мультфильмны да нәни тамашачыга күрсәтергә ярамый.
130132_5395fd2da78575395fd2da788e
Заманча мультфильмнарның хәвефсезлеге турында соңгы елларда күп ата-ана борчыла башлаган. Бу аеруча чит илнекеләренә кагыла. Белгечләр аларны беренче чиратта ата-ана үзе карамыйча, балага күрсәтергә киңәш итми. Балаларга атап төшерелгән бүгенге “әкият”ләрнең күбесендә сәер, ят кыяфәтле персонажлар гәүдәләнә. Алар арасында кайсысы уңай, кайсысы тискәре икәнлеген бер карауда гына аңлый да алмыйсың. Фильмнарының да төгәл генә нәрсә турында баруын, эчтәлеген, идеясен әйтеп биреп булмый. Алай гына булып калса ярый әле. Конфликт һәм җинаять күрсәтүгә кайтып калганнары да бар бит. Нәтиҗәдә, баланың рухи дөньясы гарипләнә.
Заманча мультфильмнарның да яхшылары бар
Барлык заманча мультфильмнар да начар дип әйтү дөрес түгел. Бүген төшерелгәннәре арасында да балаларга бары тик уңай йогынты ясый торганнары күп. Әкияти геройлар бала тәрбияләүдә яхшы ярдәмче дә булырга мөмкин. Әйтик, балалар яратып караган шул ук “Смешарики”, “Лунтик”, “Фиксики” мультиклары нәниләрне бик күпкә өйрәтә. Димәк, хәзер дә совет мультфильмнарыннан бер дә калышмаганары бар. Ата-анага бары тик игътибарлы булып, балага яхшысын сайларга ярдәм итәргә генә кирәк.

Чыганак: "Интертат" сайтыннан

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Син мине ишетәсеңме? Тагын утыз елдан Җир шарында яшәүче һәр дүртенче кеше чукрак булырга мөмкин. Халыкның ишетү сәләтен тикшерүчеләр шулай дип куркыта.
    99
    0
    0