Боксчылардан һәрвакыт хулиганнар чыгамы?

Хәрәкәт итәргә, сугарга, шул ук вакытта үзеңә суктырмаска – рингтагы боксчы боларның барысын да берьюлы башкарырга тиеш. Шуңа күрә бу техник яктан катлаулы спорт төре булып санала. Анда көч һәм өлгер булу гына түгел, ә хәйләкәрлек, үзеңне кулда тоту, ярышка дөрес тактика сайлый белү, ягъни акыл да таләп ителә.

Бокс физик яктан да, интеллектуаль яктан да үстерә, авырлыкларга түзәргә өйрәтә, шуңа күрә бу спорт белән шөгыльләнгән үсмер олы тормышка зур әзерлек белән керә. Балаларын боксчы итеп күрергә теләгән ата-аналарны борчый торган кайбер сорауларга “Гаилә һәм мәктәп” журналы аша җавап бирергә телим.

Бокска ничә яшьтән бирергә?

Бокс секцияләренә 9 яшьлек малайларны кабул итәләр. Безнең 7-8 яшьлекләрдән тупланган төркем дә бар. Ә менә Советлар Союзы заманында 12-13 яшьтән генә бокска алырга ярый иде. Элеккеге методик кулланмаларны алып карасаң, анда гимнастика, йөзү, фигуралы шуу белән – 6-7 яшьтә, спорт уеннары – 8-10, ә бокс, авыр атлетика, көрәш белән исә 14-15 яшьтән шөгыльләнү киңәш ителә иде. Хәзер исә күп кенә спорт төрләренең, шул исәптән боксның да “яшәрүе” күзәтелә. Шулай да мин улларыннан боксчы ясарга теләгән ата-аналарга бик ашыкмаска киңәш итәр идем. Төп сәбәбе хәзерге буынныңфизик яктан зәгыйфьрәк булуына гына бәйле түгел. 23 еллык тәҗрибәмә таянып, шуны әйтә алам: 7-8 яшьлек малайда фикерләү әле бокс күнегүләрен үзләштерерлек дәрәҗәдә түгел, ул кайбер хәрәкәтләрне истә калдыра алмый.

Тренировка нәрсәдән башлана?


Бокска килгән балаларны без башта физик яктан бер дәрәҗәгә җиткерергә тырышабыз. Сентябрьдә яңа килүчеләр түгәрәк буенча бер рәт булып 30 секунд та йөгерә алмый, хәлләре бетә, зал буенча тарала башлый. Ә менә Яңа елларга инде алар бер-берсеннән калышмыйча 3-4 минут йөгерә. Гомумән алганда, бу спорт төре белән шөгыльләнмәгәннәргә бер зур сер ачам: бокс күнекмәләренең күпчелек өлеше йөгерүдән, скакалка аша сикерүдән, аякларны, кулларны, тәнне ныгытудан, физик чыдамлылыкны ныгытуга юнәлдерелгән физик күнегүләрдән тора. Рингка инде азмы-күпме күнекмәләр үзләштергән, көндәштән сакланырга өйрәнгән егетләр чыгарыла.

Боксның сәламәтлеккә зыяны бармы?

Бокска табибтан белешмә алган малайларны гына кабул итәбез. Ассызыклап әйтәм, нәкъ менә бокс белән шөгыльләнергә ярый, дигән белешмә булуы шарт.
Теләсә нинди спортта җәрәхәт алу куркынычы бар. Әмма, минем фикеремчә, бокста башка төрләргә караганда андый куркыныч кимрәк. Мәсәлән, футболда чәнечкеле бутсалар белән аякларына типкәннән соң гарип калучылар, хоккейда бортка китереп бәргәннән соң баш миләре селкенгәннәр бихисап, ә көрәштә умыртка баганасы коточкыч авырлык кичерә. Гади бокста исә йодрык йомшак перчаткага төренгән, башны шлем саклый. Азмы-күпме күнекмәләр алган спортчы көндәшенең сугуыннан зур зыян күрмәячәк. Әйе, профессионаллар боксында йодрыкны урау да икенче, перчаткалар да нечкәрәк, шлемнар юк. Анда сәламәтлеккә зыян да китерелергә мөмкин, ләкин без бит балалар боксы турында сүз алып барабыз.

Экипировка өчен нәрсә кирәк?

Бокс белән шөгыльләнүчегә иң кирәкле нәрсәләр: шлем, күн перчаткалар (сугышчан һәм снарядлар өчен), капа, бандаж һәм йодрыкка урау өчен бинтлар. Болар бөтенесе дә уртача алганда 4 мең сумга төшә.

Боксчылардан хулиганнар чыгамы?

Без, тренерлар, үзебездә тәрбияләгән балаларны урамда сугышудан катгый тыябыз. Бары тик үзеңнең яки туганнарыңның иминлегенә куркыныч янаган очракта гына, син һөҗүмгә җавап бирергә тиеш. Үзебездә даими шөгыльләнә торган егетләр арасында кемнеңдер полициягә эләгеп, йөзебезгә кызыллык китергәнен хәтерләмим. Хокук органнарының күз уңына эләгүчеләр, гадәттә, бокс залларына берничә тапкыр килеп, монда озак тоткарлана алмаган кешеләр.

Яхшы боксчы булу өчен нәрсә кирәк?

Бокста уңышларга ирешү өчен, иң беренче чиратта, сабырлык сорала. Ходай тарафыннан бирелгән сәләткә ия булучы физик авырлыкларга, авыртуга түзә алмый икән, ул көндәшләреннән калышачак. Сәләтле – җиңә, сабырлык күрсәткәне исә чемпион булачак. Боксның түземлелеккә өйрәтә диюем юкка түгел шул.

Бокс – татар спортымы?

Әйе, татарлар арасында бокс буенча дөнья чемпионы, Европа беренчелегенең финалисты, СССР чемпионы, халыкара спорт осталарыбыз бар. Бу спортта традицияләребез бар, димәк. (Универсиадага да боксны кертеп җибәрүебез юкка түгел.) Татарстанда иң көчле спортчылар Казанда дип саналса да, Түбән Кама, Лениногорск та башкалага көндәшлек тудырырга тырыша. Соңгы елларда бокска игътибар, гомумән алганда, артты. Кукмара, Арча, Саба кебек районнарда да бокс заллары ачылды. Кайбер районнарда икешәр дә бар. Яхшы тренерларны да анда җәлеп итә беләләр. Гомумән, бу спортта кавказлылар өстенлек алды, дигән фикер белән килешмим. Дөньяда бокс үсешен күзаллаганда соңгы елларда Казахстандагы кардәшләребез лидерлыкка чыкты, әзәрбайҗаннар да нык күтәрелде. Бу уңышлар легендар совет мәктәбе казанышларына нигезләнә.

Яхшы тренер нинди була?

Гомуми белем бирү системасында хезмәт хаклары бик нык үсте. Шуңа күрә, ни кызганыч, спорт мәктәпләренең кайбер тәҗрибәле тренерлары физкультура укытучылары булып китте. Минемчә, анда эш җиңелрәк. Мәктәптән аермалы буларак, бокс секциясенә йөрү мәҗбүрияте юк. Без исә балаларны мавыктыру, аларны спорт түгәрәкләрендә калдыру өчен кызыксындырырга, күнекмәләргә яңалык кертергә тиеш.

Татарстанда бокс секцияләре:

Казан, Бокс һәм өстәл теннисы үзәге
Җ.Фәйзи ур., 2а, +7 (843) 237-62-42
Байлар Сабасы, Төзүчеләр ур, 2
+7 (84362) 2-47-36
Васильево бистәсе, Ленин ур., 6
+7 (84371) 6-20-29
Чистай ш., "Восток" стадионы
Энгельс ур., 118а
+7 (84342) 9-47-83, +7 (84342) 5-11-98, +7 (84342) 9-49-96
Түбән Кама ш., БЯСМ (Балалар-яшьләр спорт мәктәбе) № 3, Шинниклар пр., 60в
+7 (8555) 39-12-25, +7 (8555) 39-12-32
Түбән Кама ш., "Батыр" комплексы, Ямьле ур., 20
+7 (8555) 45-34-07
Түбән Кама ш.,"Нефтехимик" комплексы, Студенческая ур., 11
+7 (8555) 31-59-05
Түбән Кама ш., "Факел" с/к (спорт комплексы), Лемаев ур., 1
+7 (8555) 41-69-69, +7 (8555) 45-70-54
Кама Аланы, БЯСМ № 5, 1/25
+7 (8555) 33-92-44
Чаллы ш., "Олимпийский" с/к, Автозаводский пр., 25а
+7 (8552) 56-47-91
Чаллы ш., “Строитель” стадионы, Тукай ур.,16
+7 (8552) 70-00-80, +7 (8552) 70-00-56
Лениногорск, КБЯСМ № 3, Садриев ур., 24
+7 (85595) 5-15-35
Алабуга, "Лидер"
Төзүчеләр ур., 9а
+7 (85557) 3-25-74
Алабуга, "Бердәм Россия" с/к
Т.Гыйззәт ур., 31
+7 (85557) 2-84-13
Баулы, БЯСМ № 1
ул. Пионерская, д. 18
+7 (85569) 5-35-09,
Азнакай, "Юбилейный" БЯСМ
Лермонтов ур., 12
+7 (85511) 2-43-50
Баулы, "Нефтяник"
Октябрь мәйданы, 17
+7 (85569) 5-31-67, +7 (85569) 5-51-89
Баулы, "Девон" с/к
С.Сәйдәшев ур., 8
+7 (85569) 4-09-80, +7 (85569) 4-09-61, +7 (85569) 4-07-00
Биектау, Советская ур., 15
+7 (84365) 2-30-66
Лаеш, "Кама" с/к
Производственная ур., 1а
+7 (84378) 2-60-84, +7 (84378) 2-70-75
Менделеевск, Профсоюз ур., 2
+7 (85549) 2-04-66
Менделеевск, "Батыр" БЯСМ
Речная ур., 1
+7 (85549) 2-47-95
Әлмәт ш., "Татнефть" с/к,
Белоглазов ур., 62а
+7 (8557) 32-49-76, +7 (8557) 31-80-98,
Бөгелмә ш., "Юность" с/к
Җәлил ур., 2
+7 (85594) 3-91-24, (85594) 3-52-90

Чыганак: "Гаилә һәм мәктәп" журналы


%d0%b1%d0%be%d0%ba%d1%81

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: