Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баланы "ярый" һәм "ярамый"ны аерырга өйрәтәбез [психолог киңәшләре]

"Җәза” биргәндә, баланың нәрсә өчен хөкемгә тартылуын аңлавы мөһим. Чөнки аны аңламаса, ул хөкем итүчене гаепләргә мөмкин. Тәрбия, тәртип кагыйдәләре, башка уен кагыйдәләре кебек үк, төгәл үтәлергә...


  • "Җәза” биргәндә, баланың нәрсә өчен хөкемгә тартылуын аңлавы мөһим. Чөнки аны аңламаса, ул хөкем итүчене гаепләргә мөмкин. Тәрбия, тәртип кагыйдәләре, башка уен кагыйдәләре кебек үк, төгәл үтәлергә тиешлегенә инандырыгыз. Ул сезнең аны яратуыгызны танырга, әмма ул кылгангамәлнең ярамаганлыгын, шуңа күрә башка алай эшләргә кирәкмәгәнлекне аңларга тиеш.

  • Нерв киеренкелеге дәрәҗәсенә җиткән киреләнүләр вакытында аңа нинди дә булса “җәза” бирү баланы чыгырыннан чыгаруы бар. Шуңа күрә нәни кешегә үз сүзен әйтергә, эчендә җыелган “начар” энергеясен чыгарырга мөмкинлек бирегез.

  •  Кылган эшләре өчен түләргә кирәк булганда, балага сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк. Тәҗрибәләр күрсәткәнчә, әти-әнисе кушкан эшкә караганда, үзләре сайлаганы күпкә катлаулырак була икән.

  • Тәрбия тәртипкә бәйле мәсьәләләр бала һәм өлкәннәр өчен дә уртак булсын. Шул вакытта гына булган вакыйга-хәлләргә читтән карап, фикер йөртергә, булган мәсьәләләрне чишү өстендә эшләргә мөмкин. “Ярый” һәм “ярамый” ны аерырга өйрәтү кирәк. Баланың булган энергиясен файдаланып, ярый торган гамәлләргә юнәлтү киңәш ителә.

  •  Балага кием сатып алганда, аның уңайлы булырга тиешлегеннән чыгып сайлагыз. Бихисап каптыргычлар һәм җыймалар, матур булса да, хәрәкәтләнгәндә балага комачаулыячак. Кием алганда, киясе кешенең – сабыйның фикере беренче урында булырга тиеш.

  •  Бала теләп коенсын өчен, ванна бүлмәсен кызыклы һәм матур итеп бизәгез. Моны бигрәк тә аның үзе белән бергә эшләү файдалы. Идәнгә үрдәк бәбкәләре төшкән келәм җәю, ваннага дельфинлы пәрдә кору, кранга берәр хайван башы рәвешендәге фигура кидерү, плиткаларга кызыклы рәсемнәр ябыштыру – барысы да баланың коенуын күңелле итәр. Ә резин уенчыкларны үзе сайлап алып, күтәреп кереп, ваннадагы суга ташлау сабыйда җаваплылык, үз-үзенә канәгатьләнү хисе уятыр.


semianakaz-466300

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев