Бас кызым,.. Әминә! Ник Әминәнең биюен ошатмыйлар? /видео/

Җырчы Равил Галиевнең туган көненә кызы бию бүләк иткән. Тик, кемнәргәдер бу ошап бетмәгән. Ни өчен?
Бала кеше әти-әнисенең туган көненә нәрсә бүләк итә ала? Әлбәттә, үзенең иҗат җимешен. Җырчы Равил Галиевнең кызы Әминә дә әтисенең туган көнендә кавказлыларның лезгинка биюен биегән. Әлеге видеоны “Башваткыч” тапшыруын алып баручы Зөлфәт Зиннуров үзенең “Инстаграм”ына урнаштырган иде.
[embed]https://www.instagram.com/p/BPkg4lcAcWG/?r=wa1[/embed]
Ничек оста бии Әминә, ә! Ләкин кызчыкның әлеге бүләгеннән гаеп табучылар да табылган бит әле. “Татарча бии беләме соң? Күрәсе иде берәр грузинның татарча биегәнен”, “Сез кавказлармы әллә? Нишләп лезгинка биисез?” дип кайберәүләр канәгатьсезлек белдергән. Шуңа да карамастан, Әминә Галиеваның әлеге биюе күпләрнең күңеленә хуш килгән. Гомумән, кызчык кечкенәдән сәхнәдә кайный. Абыйсы белән бергә әтисенең концертларында да чыгыш ясый алар.
Ә сезгә Әминәнең биюе ошыймы?



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.