Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Баш авыртуын суган баса [файдалы киңәшләр]

Баш авырту - киң таралган чирләрнең берсе. Аның сәбәпләре шактый: кан басымы күтәрелү яки төшү, төрле стресслар. Авыртуның организмда башланучы җитди чирне белдертүче сигнал булуы да бар. Ничек кенә б...

Баш авырту - киң таралган чирләрнең берсе. Аның сәбәпләре шактый: кан басымы күтәрелү яки төшү, төрле стресслар. Авыртуның организмда башланучы җитди чирне белдертүче сигнал булуы да бар. Ничек кенә булса да,баш өянәгенә җиңел карарга ярамый. Әгәр баш авырту бик еш, ягъни кан басымы уйнау яки арганлык белән бәйле түгел икән, үз вакытында табибта тикшеренү чирнең кискенләшүеннән саклап калырга булышыр.
“Малахов +”тапшыруының берсендә баш авыртканда үз-үзенә ярдәм итәргә өйрәткәннәр иде.
Үз-үзеңне ышандыру.
Ару белән бәйле баш авыртудан үз-үзеңне ышандыру белән арырга була. Җайлап утырыгыз, күзегезне йомыгыз һәм уңай кичерешләр тойгысына бирелегез. Акрын һәм тигез итеп суларга тырышыгыз. Эчтән генә яхшы уйлар белән авыртуны үзеңнән чыгарырга кирәк.
Суганнан елау да файдалы.
Уртача зурлыктагы суганны урталай бүләргә һәм шунда ук чигәләргә яки авырткан урынга ышкырга.
%d0%bb%d1%83%d0%ba
Массаж.
Башыгызга яулык бәйләгез. Күзләрегезне йомыгыз һәм тынычланырга тырышыгыз. Кулдагы бармакларга массаж ясагыз, уч төпләрен җылынганчы ышкыгыз һәм кулларны авырткан урынына куегыз.
Колак яфракларына массаж ясау да баш авыртуын басарга булыша.
Тынычландыргыч чәй.
Фарфор яки пыяла чәйнеккә 1 чәй кашыгы песи үләне тамыры, 1 чәй кашыгы кычыткан, шулкадәр үк бөтнек һәм сары мәтрүшкә салырга. 2 стакан кайнар су коярга һәм 15-20 минут төнәтергә. Чәй кебек җылы килеш эчәргә кирәк.
%d1%87%d0%b0%d0%b9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев