Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Белем бирергә «Сабантуй» ярдәм итә

«Сабантуй» журналы Татарстан районнарындагы методик берләшмә әгъзалары белән Zoom платформасы аша онлайн очрашулар үткәрә башлады.

«Сабантуй» журналы Татарстан районнарындагы методик берләшмә әгъзалары белән Zoom платформасы аша онлайн очрашулар үткәрә башлады. 10 декабрьдә Арча районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән «Салават күпере» һәм  «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова очрашты. Яңалыкның Арча районыннан башлануы юкка гына түгел. Биредә 5601 бала белем һәм тәрбия ала, шуларның 5036 сы – татар баласы. Журнал укучылар саны буенча да Арчалылар беренчеләр рәтендә.

Зилә Хөснетдинова «Татар теле һәм әдәбиятын укытуда “Сабантуй” балалар журналын куллану буенча инновацион алымнар» дигән  темага чыгыш ясады. «Сабантуй» журналы заман белән бергә атлый, басмадагы язмалар татар телендәге видеолар белән баетылган. Укытучылар әлеге видеоларны укыту программаларында кулланып, татар теленә кызыксыну уята алалар.  Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәвилә Нәгыймова  үз эшчәнлегендә татар газета-журналларын куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Сыйныфтан тыш чараларда да басмалар ярдәмгә килә. Укучылар журналлардагы бирем-уеннарны, әкиятләрне яратып укыйлар. Журналлардагы язмаларны укучыларга үрнәк итеп күрсәтәбез. Шул материалларга карап, үзләре дә иншалар язарга өйрәнәләр”, – диде Рәвилә ханым.

Арча районы мәгариф идарәсенең татар теле һәм әдәбияты методик берләшмәсе рәисе Энҗе Мостафина, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәмил Мөхәмәдияров исеменнән, укытучылар белән шундый эчтәлекле очрашу оештырганы өчен Зилә Хөснетдиновага рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Намуслы хезмәтегез, мәгариф системасына һәрдаим булышып, матур очрашулар үткәреп торуыгыз өчен сезгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез тәҗрибәле, кешелекле, изгелекле, йөзегездән зыялылык бөркелеп торучы татар кешесе һәм абруйлы киңәшче. Күпкырлы белемегез үзенең матур нәтиҗәләрен биреп тора”, – диелә рәхмәт хатында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев