Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Берлинда метрополитенның тоннельлендә фатир ясаганнар [фото]

Берлин метрополитены хезмәткәрләре ташландык тоннельләрнең берсендә яшәргә яраклы, тулысынча җиһазландырылган бүлмә тапкан.Бинаның диварларына обой ябыштырылган, карават, кәнәфи, комод,телевизор бар,...

Берлин метрополитены хезмәткәрләре ташландык тоннельләрнең берсендә яшәргә яраклы, тулысынча җиһазландырылган бүлмә тапкан.
метро
Бинаның диварларына обой ябыштырылган, карават, кәнәфи, комод,телевизор бар, чүлмәктә гөл үсеп утыра. Техник хезмәткәрләр бу фатирны күргәч, аны фильм төшерер өчен махсус ясаганнар, дип уйлаганнар, әмма әлеге фараз расланмаган.
Кемдер шулай шаярткан булып чыга: алар метрополитенның куркынычсызлык системасына сиздермичә, тоннельгә шулкадәр әйбер кертеп тутыра алган, аннары фатирны арендага бирү турында игъланны сайтка элгән.
Берлинда торак арендалау кыйммәт, уртача 330-980 евро тора.
Тоннельдәге фатирны тапканнан соң, өч көн үткәч үк бушатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев