Бүген Сабантуй була!

Ур-ра, ур-ра! Сабантуйлар дәвам итә! Бүген Горки-Әмәт урман паркында нәкъ менә сезнең өчен балалар Сабан туе оештырылачак, дуслар! Әти-әниләрегез белән килеп, монда рәхәтләнеп күңел ача аласыз.
Сезнең өчен бау тартыш, капчык киеп йөгереш, көянтә белән су ташу һәм башка күңелле уеннар оештырылачак. Ә җиңүчеләрне, гадәттәгечә, бүләкләр көтәчәк. Шулай ук конкурсларда катнашучыларның аквапаркка, кинотеатрга, күзәтү боҗрасына билет оту мөмкинлеге дә булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Бәйрәм буе сәхнәдә җыр-моң өзелмәячәк, гомумән, бик күңелле булачак!
Башлану вакыты: 18.00. сәгатьтә. Рәхим итегез!


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Йөзүчеләр ярыша 15 августта Казанда синхрон йөзү буенча “Казан утлары”ның яңа ярышлары үткәрелә.
    69
    0
    0
  • Балалар театры укытучылары белемнәрен арттыра 17-19 августта Казанда  «Поколение NEXT» фестивале кысаларында балалар театр коллективлары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен Беренче бөтенроссия театр-белем бирү форумы узачак.
    47
    0
    0