Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Әби = әни?

Дәүләт Думасына әби һәм бабайларны юридик яктан әти-әниләргә тиңләүче яңа закон проекты кертелгән.

Дәүләт Думасына әби һәм бабайларны юридик яктан әти-әниләргә тиңләүче яңа закон проекты кертелгән. Документ кабул ителгән очракта, әби-бабайлар баланы тәрбияләү һәм аны бернинди чикләүләрсез озатып йөрү хокукы ала. Хәзер исә баланы әби-бабай кулына тапшыру өчен әти-әнигә ышаныч кәгазе язарга кирәк. Гаилә кодексы нигезендә, гаиләдәге өлкәннәр чит кешеләргә тиң, аларның оныкларын тәрбияләү хокукы юк. Яңа закон кабул ителгән очракта, әби-бабайлар моны курыкмыйча эшли алачак. Мәсьәләнең тагын бер ягы бар. Дәүләт Думасына тәкъдим ителгән документ, баланың әти-әнисе үлеп киткән очракта, аны махсус оешмага түгел, шунда ук әби-бабасына тапшырырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев