Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Билен кысып буган диләр...

Әлеге җыр яңгырый икән, солдатта булганнар, дөресрәге – Ватанны саклаучылар көне җитә дигән сүз...Бәйрәм котлау һәм бүләкләрсез булмый, әлбәттә. Сезнең дә өйдә солдатта булган бабагыз, әтиегез, йә бул...

Әлеге җыр яңгырый икән, солдатта булганнар, дөресрәге – Ватанны саклаучылар көне җитә дигән сүз...
Бәйрәм котлау һәм бүләкләрсез булмый, әлбәттә. Сезнең дә өйдә солдатта булган бабагыз, әтиегез, йә булмаса абыйларыгыз бардыр? Димәк, 23 февраль иртәсен аларны котлаудан башларга онытмагыз!
Әмма бүген без котлау сүзләрен читкә куеп торып, үз укучыларыбызны солдатта булган бабай, әти һәм абыйлары белән хәрби хезмәт темасына сөйләшүгә әзерләргә булдык. Сүзебез – һәр солдат үз җилкәсенә тагып караган погоннар турында булыр.
Игътибар белән карагыз әле: рәсемдәге хәрби дәрәҗәләр үсә бару тәртибендә язылса да, погоннары буталган. Сезгә шул йолдызлы погоннарны тәртипкә салырга кирәк булыр. Әлбәттә солдатта булганнар ярдәмендә! Юкка гына уртак тема әзерләргә ышандырмадык бит. Уңышлар сезгә!


Сүз уңаеннан: Россия армиясе өчен погоннарны 1696 елда Петр I керткән икән: корал яисә сумка йөртү җиңел булсын өчен солдатларның сул як җилкәсенә погон тегә башлаганнар.

Малайлар колагына!


Россиядә төрле кичектерүләре булмаган 18-27 яшьлек һәр ир-егет хәрби хезмәт узарга бурычлы. Һәм моңа әзерлек кече яшьтән башланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев