Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәхетле балачак - киләчәктә булачак! Бушлай "түгәрәкләргә" кем йөрер?

Сер түгел, бала шәхес буларак үссен өчен, мәктәптә белем алу гына җитми. Шуңа да әти-әни үз баласын төрле юнәлештәге түгәрәкләргә йөртүне хуп күрә. Шунысы да бар: балаң түгәрәккә йөри башласа, кесәңне...

Сер түгел, бала шәхес буларак үссен өчен, мәктәптә белем алу гына җитми. Шуңа да әти-әни үз баласын төрле юнәлештәге түгәрәкләргә йөртүне хуп күрә. Шунысы да бар: балаң түгәрәккә йөри башласа, кесәңнең калынлыгын да капшарга туры килә. Бу проблеманы бераз булса да чишү максатыннан, илебездә махсус проект башлап жибәрәләр.


2017 елда Гомумроссия халык фронты «Һәр балага – гарантияләнгән түгәрәк» проектны тормышка ашырачак. Аның төп максаты – һәр укучыга өстәмә белем алу мөмкинлеген гарантияләү.



Һәр балага – сертификат


Россия Президентының «май указ»ларын үтәү максатыннан, 2020 нче елга өстәмә белем бирү учреждениеләре илебездәге мәктәп укучыларының 70-75 процентын колачларга тиеш. Бүгенгә Россиядә бу саннар бары тик 60 процентны тәшкил итә.


Гомумроссия халык фронты балага исемле сертификатны тапшыруны даулаячак. Әлеге документны, түгәрәк яки секция чыгымнарын каплаганда, кулланып булачак. Шунысы да бар: бу сертификатларны дәүләт оешмалары булдырган түгәрәкләр өчен генә түгел, шәхси компанияләр оештырган секция чыгымнарын түләү өчен дә кулланырга мөмкин булачак.


Александр Кузнецов, Гомумроссия халык фронтының Үзәк штабы әгъзасы, Йошкар-Ола шәһәренең 29 нчы урта мәктәбе директоры:


– Безнең төп максат – һәр балага өстәмә белем алу мөмкинлеген булдыру. Шунысы да бар: берничә түгәрәккә йөрүче балаларны берничә тапкыр санау гадәте бар. Шуңа да документлардагы күрсәткечләр арта. Без бу системадан шулай ук баш тартырга телибез. Татарстан күп кенә өлкәләрдә башкаларга үрнәк булып тора. Өстәмә белем бирү системасына кагылышлы «Һәр балага – гарантияләнгән түгәрәк» проектында да сезнең республика катнаша.


Айдар Каюмов, Татарстан Мәгариф һәм фән министры урынбасары:


– Бездә, Татарстанда, балаларны бушлай түгәрәкләргә йөртү буенча проблемалар юк. Өстәмә белем бирә торган 414 оешмада 314 мең бала шөгыльләнә. Бу – республика мәктәпләрендә укый торган баллаарның 81 проценты дигән сүз.


Хәзерге вакытта республикабызда өстәмә белем бирүгә багышланган махсус портал булдырыла. Һәр әти–әни шунда кереп, баласының нинди түгәрәк–секциягә йөрүен контрольдә тота алачак. Әлеге портал барыбызга да таныш булган edu.tatar сайты белән бәйле булачак.


Суммасы билгеле түгел


Шунысын да аңлатып үтик: «Һәр балага – гарантияләнгән түгәрәк» проекты кысаларында биреләчәк сертификатның суммасы күпме булачагы билгеле түгел. Әлеге проект федераль дәрәҗәдә тормышка ашырылгач, бөтен төбәкләр өчен бердәм сумманы булдыру кыен. Чөнки аның суммасы, беренче чиратта, субъектның финансланылуы белән бәйле. Мисал өчен, Казан, Чебоксар, Йошкар-Ола шәһәрләрендә төрле сумма булачак.


Россиянең җиде төбәгендә бу пилот проекты гамәлгә кертелгән. Аларда һәр баланың үзенә юнәлдерелгән финанслау (персонифицированное финансирование) моделе кулланыла. Россия Президенты карары буенча, өстәмә белем бирүдәге мондый система һәр төбәкт 2018 елның 1 нче гыйнварыннан кертелергә тиеш.


Шунысы да бар: һәр баланың үзенә юнәлдерелгән финанслау төрле шартларда яшәүче балаларга өстәмә белем алу өчен өстәмә чыгымнарының үтә күренмәлелелегн тәэмин итәргь тиеш.



Белешмә:


– Хәзерге вакытта Россиядә 5 миллион баланың түгәрәкләргә йөрү мөмкинлеге юк (бу торак пунктларда инфраструктура булмауга бәйле);


– Ханты-Манси автономияле округында 2000 бала мондый сертфикат алган.



Алинә Минневәлиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев