Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

БОРЫНГА КЕРСӘ БОРЧАК...

Баланың дөнья белән танышуы күп вакыт күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Еш кына сабыйларның борыннарына, колакларына вак предметлар тыгу очраклары турында ишетәбез. Шулай ук балалар төрле предм...


Баланың дөнья белән танышуы күп вакыт күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Еш кына сабыйларның борыннарына, колакларына вак предметлар тыгу очраклары турында ишетәбез. Шулай ук балалар төрле предметларны йота да ала.
 Бу хәлләргә тарымас өчен берничә киңәшне истә тоту кирәк:
– Бала үзе генә уйнаганда аның кул астында кечкенә предметлар булмавы хәерле. Вак предметлар белән бары тик сезнең күзәтү астында гына уйнасын.
– Балагызның гигиенасы турында гел кайгыртып торыгыз. Еш кына әти-әниләр балаларының борынында, колагында чит предмет барлыгын хәтта белми, бары тик начар ис килә башлагач кына чамалап ала.
– Уен бүлмәсендә һәр әйбернең үз урыны булсын. Уйнап бетергәч, уенчыкларның күләмен бер кат тикшереп чыгу да зыян итмәс.
Әмма көтмәгәндә-уйламанда шундый хәл килеп чыккан икән, нишләргә соң?
– Иң беренче чиратта, әлбәттә, куркып калмаска, борчылмаска кирәк. Үзегезне кулга алыгыз, сез борчылсагыз, бала да тынгысызлана башларга, бармаклары белән предметны тагын да эчкәрәк тыгарга мөмкин.
– Әгәр чит предмет борында икән, кайсы тишеккә кергәнен ачыкларга тырышыгыз. Борыннан вак  предметны алу өчен, предмет булмаган тишекне каплап, яхшылап сеңгерү дә булыша ала.
– Бала сеңгерә белмәскә дә мөмкин. Бу очракта аны төчкертеп карарга була. Тик иң яхшысы тиз арада ашыгыч ярдәм чакырту. Табиблар килеп җиткәнче бала янында булып, аннан мөмкин кадәр тыныч утыруын сорагыз.
– Колакка кергән чит предметлар очрагында исә үзлектән бернинди ысуллар кулланмау мөһим.
– Баланы ачулану турында сүз дә булырга мөмкин түгел! Барысы да хәл ителгәч кенә, аңа болай эшләргә ярамаганлыкны яхшылап аңлатырга кирәк. Хәер, ул аны үзе дә аңлап алачак.
Галия Гимадиева, психолог:
Балалар якынча 3 яшькә кадәр үзләрен контрольдә тота белми. Шуңа күрә аларның әйләнә-тирә мохитен мөмкин кадәр куркынычсыз итү безнең бурыч. Балалар бик кызыксынучан була: һәр нәрсәне тотып өйрәнеп, төрле предметларны кабып карап алар дөнья белән танышырга ярата. Бала үсеп, акыл туплый башлагач, аңа куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлата башларга кирәк. Әмма бала –  бала инде ул. Бик бирелеп уйнап, дөньясын онытып, төрле башка сыймаслык гамәлләр кылырга да мөмкин. Шуңа күрә, әти-әниләр һәрчак күз-колак булырга, куркынычсызлык турында балага ешрак искә төшереп торырга, шул ук вакытта, куркытмаска да тиеш. Алтын урталыкны табу бик мөһим. Кайбер өлкәннәр балага берни дә рөхсәт итми: “моңа тимә”, “аны алма”, “анда менмә” ише кагыйдәләрне гел әйтеп тора. Әмма бала алар белән килешергә теләми. Әти-әни күрмәгәндә барысын да эшләп карый башлый. Бар әйберне эшләргә рөхсәт итүче әти-әниләр дә җитәрлек. Болай эшләргә һич кенә дә ярамый, чөнки бала үзенә куркыныч янаганын белергә тиеш. Безнең максат аңа моны кечкенәдән аңлату һәм нәрсәнең аңа зыян салырга мөмкин булуын төшендерү.
Алисә Фәрхиева, Балалар республика клиник хастаханәсе табибы:
Борынга чит предметлар эләккән очракта, әгәр ул якында гына булып, күзгә күренеп тора икән, предмет кермәгән борын тишеген ябып, нык итеп борынны сеңгерергә кирәк. Шулай эшләгәндә ул предмет чыгарга да мөмкин. Чыккан очракта да табибка мөрәҗәгать итеп, барысы да яхшы булуына инану хәерле. Әгәр инде ул борын тишегеннән бик эчкә кергән һәм күренми икән, кичекмәстән табиб чакырырга кирәк.
Колакка вак предметлар керсә, шулай ук тиз арада табибка күренү мөһим. Төрле ысуллар кулланып, предметны алырга тырышмагыз. Колак пәрдәләренә зыян китерүегез ихтимал. Колак эченә бөҗәк кергән очраклар да байтак. Мондый хәлдә калсагыз, колак пәрдәсе бөтен булса, аның тишегенә сыек май тамызырга була. Бөҗәк май аша сулый алмый һәм кире чыгачак. Соңыннан әлбәттә табибка күренү кирәк.
Тамак төбенә сөяк, кылчык кадалу очраклары да булгалый. Мондый хәлдә бары тик табиб кына ярдәм итә ала.
Балаларыбыз дөньяны төрле күңелсезлекләргә тарымыйча гына өйрәнсен иде.Без исә аларның куркынычсызлыгын булдыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлик!
 

Илүсә ЗӘЙНЕТДИНОВА


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев