Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйрәм бүген!

Бүген - Туган тел көне!

 


Бәйрәм бүген!

Габдулла Тукай

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Бөр мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген;
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген!

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын:
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген!

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән:     
Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Яр башыннан тыңладым мин бер суның дулкыннарын:
Сөйләшәләр үзара: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Тыңладым әкрен генә искәндә бәйрәм көн җилен;
Ансы да сөйли тагын: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

«Бәйрәм бүген!» «Әлислах»ның 1908 елгы 13 октябрь (48 нче) санында «Төлке һәм йөзем җимеше» исемле мәсәл белән бергә «Г.Тукай» имзасы астында басылган, «Габдулла Тукаев диваны»на (1908) кертелгән. «Диван»нан алып, аны Петербургта нәшер ителгән «Нур» газетасы да (1910, 29 ноябрь) күчереп баса. «Әлислах»та икенче юл «Нәрсәдән бу? — Билгеле, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген» рәвешендә килә. Текст «Габдулла Тукаев диваны»ннан алынган.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген — Тукай бу урында мөселманнарның изге бәйрәме — Ураза гаетен искә ала. Бәйрәм 1908 елда 1-2 октябрь көннәренә туры килгән.

Мәгълүмат gabdullatukay.ru сайтыннан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев