Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чисталыкның җиде төрле кагыйдәсе

Хөрмәтле дустым! Пакълык турында сүз барганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең “Чисталык – иманның яртысы”, дигән сүзен искә төшермәү һич мөмкин түгел.  Чисталыкның җиде төрле кагыйдәсе бар:1) Кулның чистал...

Хөрмәтле дустым! Пакълык турында сүз барганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең “Чисталык – иманның яртысы”, дигән сүзен искә төшермәү һич мөмкин түгел.  Чисталыкның җиде төрле кагыйдәсе бар:
1) Кулның чисталыгы. Ягъни үзеңнеке булмаган әйберләрне алмаска һәм байлыкның кырыктан бер өлешен мохтаҗларга бирергә, гади генә әйткәндә, сәдака биреп ярдәм итүдә саран булмау.
2) Колакларның чисталыгы. Ягъни гайбәт, фетнә һәм дошманлыкка чакыручы сүзләрне тыңламау.
3) Күзләрнең чисталыгы. Ягъни кешеләргә хөсетлек, бозыклык һәм вәсвәсә белән карамау.
4) Авызның чисталыгы. Ягъни буш сүздән, гайбәттән һәм чиктән чыгып күп сөйләүдән тыелу. “Сөйләшү көмеш булса, сөйләшмәү – сары алтын”, ди халык.
5) Тәннең, киемнең һәм яшәгән урынның чиста һәм пөхтә булуы.
6) Уй һәм фикернең чиста булуы. Ягъни гөнаһлы фикерләргә юл куймау. Бигрәк тә кешеләр турында тиешсез начар уйламау.
7) Йөрәкнең чиста булы. Ягъни көферлек, монафикълык, тәкәбберлек һәм хөсетлек чирләреннән пакъ булу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев