Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Чыршы бәйрәмнәре булачак

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында шундый мәгълүмат пәйда булды.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтында шундый мәгълүмат пәйда булды. Хәтерләсәгез, быел балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә гомуми чаралар уздыру тыелганлыктан, Чыршы бәйрәмнәре булмаячак, дип хәбәр иткән идек. Министрлык бераз башка төрле мәгълүмат җиткерде. Чыршы бәйрәмнәре узачак, ләкин билгеле бер чикләүләр белән. Әйтик, мәктәптә һәр сыйныф яки параллельләр өчен бер бәйрәм уздырырга җыеналар. Алар Роспотребнадзорның барлык киңәш һәм тыюларын төгәл үтәп үткәреләчәк. Кремльдәге Чыршы бәйрәме булмаячак. Ә менә Татарстан Президенты балаларны җыячак. Чакырылган кунаклар саны бик чикле булыр дип көтелә. Аларны Чыршы бәйрәменә битлекләр белән генә кертәчәкләр.

Төгәлрәк мәгълүматны министрлык декабрьдә хәбәр итәчәген белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев