Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дөнья Чемпионаты-2018 нең уникаль фирма стильләре

FIFA үзенең рәсми сайтында Россия Дөнья Чемпионаты-2018 үтәчәк Казанның һәм тагын уеннар барачак 10 шәһәрнең уникаль фирма стилен прзентацияләгән иде. Сезгә дә аларның берничәсен  тәкъдим итәбез.[gall...

FIFA үзенең рәсми сайтында Россия Дөнья Чемпионаты-2018 үтәчәк Казанның һәм тагын уеннар барачак 10 шәһәрнең уникаль фирма стилен прзентацияләгән иде. Сезгә дә аларның берничәсен  тәкъдим итәбез.


[gallery ids="1526,1523,1524,1525,1527,1528"]

Идея авторларының теләге буенча, бу ноу-хау ярдәмендә һәр шәһәр бөтен дөньяга үзенең уникаль мәдәни кыйммәтләрен, архитектура үзенчәлекләрен һәм табигать матурлыкларын күрсәтә алачак.


Әйтик, мәсәлән, 2018 елгы Дөнья Чемпионатында Казанның визит карточкасы-легендар Зилант еланы, Татарстанның төп мәчете-Кол Шәриф һәм аның административ бинасы, Мәскәүнеке-Василий Блаженный соборы, Зур театр һәм Кремльнең Спасс башнясы, Волгоградныкы- монументаль «Ватан-Ана», ә Санкт-Петербургныкы - Бакыр җайдак белән Адмиралтейство булачак.


Шулай ук фирма стиленең элементларын Дөнья Чемпионатының башка аспектларында да куллану планлаштырыла, аерым алганда: ярышлар булачак шәһәрләрне бизәгәндә, стадион декорацияләрендә һәм лицензиле продуктларда...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев