Әдип белән очрашу

Татар шагыйре Г. Тукайга багышланган «Башваткычлар» бәйгесендә сыйныфлары белән катнашкан «Адымнар» мәктәбенең 3 «О» сыйныфы укучылары редакциябезгә кунакка килделәр. Алар махсус бүләккә – язучы, шагыйрь, журналист Ләбиб Лерон белән очрашуга ия булдылар.
Әдип үзенең балачагы, иҗаты турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде. Укучылар да буш кул белән килмәгән. Ләбиб абыйның шигырьләрен яттан сөйләделәр. Очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды. Мондый чара кунакларыбызга да, Ләбиб абыйга да ошады. «Үсеп килүче буында татар әдәбиятына кызыксыну уятуда татар матбугаты мөһим роль уйный. Газета-журналлар, китаплар укыгыз. Күп әйбер белән кызыксыныгыз, вакытны бушка уздырмагыз!» – дип киңәш бирде язучы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?