Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

ДӨНЬЯ КЫЗЫК ИКӘН УЛ!

***Кеше шартлау тавышын 12-15 км.дан, төнге тынлыкта самолет тавышын – 40 км.дан ишетә ала. Шулай ук: поезд тавышын – 10 км.дан, тепловоз яки пароход гудогын – 7-10 км.дан, трактор гөрелтесен – 3-4 км...

***Кеше шартлау тавышын 12-15 км.дан, төнге тынлыкта самолет тавышын – 40 км.дан ишетә ала. Шулай ук: поезд тавышын – 10 км.дан, тепловоз яки пароход гудогын – 7-10 км.дан, трактор гөрелтесен – 3-4 км.дан, ау мылтыгыннан атканны – җир өслегенә бәйле рәвештә 2-4 км.дан, автомобиль гудогын, эт өргәнне, ат кешнәгәнне – 1-2 км.дан, такыр юлдан баручы йөк машинасы тавышын, кеше кычкырган тавышны – 1 км.дан, төнлә ат тоягы тупырдавын – 0.5-1 км.дан, агач ауган тавышны – 800 м.дан, балта тукылдавын, ишкәк чупылдавын, сөйләшкән тавышларны (аңламыйча) – 300-400 м.дан, савыт-саба шалтыравын, аңлаешлы сүзләрне, ютәлләүне – 30-40 м.дан ишетә. Су өстендә һәм томанда ишетү ераклыгы арта, азык чәйнәгәндә кими. Кискен җил исеп киткәндә тавыш өзекләре гадәттәгедән күпкә ераграк барып җитәргә мөмкин.
***Ни өчен көлгәндә рәхәт, кайгырганда яки ачуланганда күңелсез? Җавабы бик гади, имеш: чөнки көлгәндә 18 генә бит мускулы тартыла, чырай сытканда исә – 43!
***Иң озак дәрес 54 сәгать буена барган. Биология фәненнән профессор ике тәүлектән артык лекция укыган. Әлеге хәл Австралиядә 2003 елда булган.
***Дөньяда, ким дигәндә, йөз-кыяфәте белән сиңа охшаган 6 кеше бар!
***Ли Цинъюнь -256 ел гомер иткән кеше.
***Хатын-кызлар ир-атларга караганда 4 тапкыр ялкаурак икән.
***Александр Пушкинның дәү-дәү әнисе Евдокия Головина, Лев Толстойның дәү-дәү әнисенең Ольга Головинаның туганнан-туган сеңелесе .
***Песиләр тотучы кешеләрнең 95 проценты алар белән сөйләшә икән.
***Химик составы белән кеше канына охшаш сыеклык - диңгез суы.
***Песиләр татлы тәмне тоймый.
ahccchhu87k

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев