Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Дәрдемәнд безгә нинди хәзинә турында әйтә?

БЕР ХӘЗИНӘ Карт бер игенче, гомеренең актык көннәрендә балаларын янына чакыртып әйтте:- Балаларым! Басуыбызның эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым. Мин үлгәннән соң, ва...

БЕР ХӘЗИНӘ 
Карт бер игенче, гомеренең актык көннәрендә балаларын янына чакыртып әйтте:
- Балаларым! Басуыбызның эчендә бер хәзинә бар. Әмма кай җиренә күмелгән икәнен белә алмадым. Мин үлгәннән соң, вакытыгызны әрәм итмичә, басуыбызга барыгыз, һәр җирен яхшылап казып актарыгыз. Әгәр тапсагыз, тормышыгыз байлыкта, муллыкта узар. Ләкин ата-бабадан мирас булып калган бу җирне сата күрмәгез. Чөнки, беренчедән сез балаларыгызга хыянәт иткән булырсыз, икенчедән, хәзинә кулыгыздан ычкыныр.

Игенче үлгәннән соң, ике кардәш, берсен-берсе уза-уза, басуга йөгергәннәр. Бик озак эзләгәннәр алар хәзинәне, ләкин таба алмаганнар. Басуның астын өскә китергәннәр, бөтен туфракны йомшартып бетергәннәр. Инде хезмәтебез бушка китмәсен дип, бодай чәчәргә уйлаганнар. Ә көз көне мул уңыш җыеп алганнар. Алар шунда гына әтиләренең үзләренә нәрсә әйтергә теләгәнен аңлаганнар.



%d0%b0%d0%bf%d0%b2%d0%b0

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев