Фирдүс Тямаев югары сыйныфта укыганда Кыш бабай булып йөри

Фирдүс ТЯМАЕВ: "Күңелле вакытлар... Гомумән, балачагыбыз бәхетле узды безнең. Яңа елга урманнан чыршы алып төшә идек. Аны төрле кәнфит кәгазьләре, төсле кәгазьдән кисеп ясалган чылбырлар белән бизи идек. Кыш бабайга бер 6-7 яшькә кадәр ышанганмындыр әле мин. Югары сыйныфларда укыганда үземә дә Кар бабай булырга туры килде. Аннан колхоз әти-әниләргә бүләкләр бирә иде. Аны бик көтеп ала идек. Мандаринны да хәзерге кебек ел әйләнәсендә түгел, бер тапкыр - Яңа елда гына ашый идек. Кышкы каникулда чана, тимераякта шуып мәш килдек. Әти тимердән ясап биргән чанам бар иде. Ә тимераяк бик "текә" малайларда гына була торган иде."

Нәзилә ХУҖИНА

Нәзилә ХУҖИНА
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Алмаз Гыймадиев белән очрашуга чакырабыз Сезгә шәп яңалыгыбыз бар! «Ихлас» мультимедия үзәге кысаларында, онлайн форматта ZOOM платформасында «Балачак әдипләре» проекты үз эшен башлап җибәрә.
-
Юбилей белән котлап... Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясе үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтте.
-
«Сабантуй» журналы «Ихлас» мультимедиа үзәгенә чакыра «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналлары каршында «Ихлас» онлайн мәктәбе эшли башлады. Ул 3 тән алып 14 яшькә кадәр балаларга исәпләнгән.