Логотип Журнал Сабантуй
ЯҢАЛЫКЛАР

Футболны кайчан уйный башлаганнар? - Ник? Нигә? Ник алай?

Футбол –  туп  белән уйный торган иң борынгы спорт уеннарының берсе.  Дөньяның төрле илләрендә футбол бик күп тамашачыларны җыя. Аны һәр илдә һәр милләт төрлечә, үзеннән нәрсәдер өстәп уйный.Беренчелә...


Футбол –  туп  белән уйный торган иң борынгы спорт уеннарының берсе.  Дөньяның төрле илләрендә футбол бик күп тамашачыларны җыя. Аны һәр илдә һәр милләт төрлечә, үзеннән нәрсәдер өстәп уйный.
Беренчеләрдән булып футболны  инглизләр  уйный башлый. Бу уен турында Кытай чыганакларында да искә алына.
Безнең эрага кадәр XI гасырда “цуцзю” (“Аяк белән этү”) дигән уен сугышчыларны әзерләү буенча мәҗбүри программага кертелә. 2004 елда: “Кытайча футбол уйнау – уенның иң борынгы варианты булып тора”, – дип игълан ителә.
2500 еллар элек аны борынгы Грециядә һәм Италиядә уйнаганнар. Грециядә бу уен ”туп өчен көрәш” дип аталган.
Без белә торган футбол Англиядә барлыкка килгән.
1896 елда Афинада футболның  күрсәтмә уеннары  узган. 1900 елда футбол Олимпия уеннарына кертелгән.
1930 елдан футбол буенча Дөнья чемпионаты үткәрелә  башлый.
Россиядә беренче рәсми матч 1897 елның 24 октябрендә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев