Гөлназ Сәфәрова улының туган көненә шәп бүләк ясаган!

 Бүген “Татар радиосы” ди-джее  Гөлназ Сәфәрованың улы Айданның туган көне. Аңа 6 яшь тулды. Әти-әнисе нәрсә бүләк итте икән үзенә?
– Нәрсә алыйк икән дип озак уйлап йөрдем, – ди Гөлназ. – Мин үзем кирәкле бүләк алу ягында. Шуңа да Айданга сәгать-телефон бүләк иттек. Аның элек тә шундый сәгате бар иде. Монысы тагын да камилләшкәнрәк, заманчарак. Сәгать аша бер-беребезгә шалтырата, смслар җибәрә алабыз. Баланың хәзерге вакытта кайдалыгын белеп торам. “SOS” кнопкасы да бар. Телефонны бит югалтырга да мөмкин, ә сәгать һәрвакыт кулда. Иң мөһиме: әлеге сәгатьтә уеннар юк. Нәрсә генә уйлап чыгармыйлар инде, – дип гаҗәпләнә алып баручы.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Тышлыкта – уен! "Сабантуй"да шәп яңалык: журналның март саны тышлыгында өстәл уены дөнья күрә!
    22
    0
    0