Гүзәл Уразованың концерт костюмнарын берәүләр сүгә, икенчеләр ошата /фото, видео/

Кичә “Уникс” концертлар залында Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовларның “Эксклюзив” дип исемләнгән концерт программасы гөрләде.

Концерт чыннан да эксклюзив булганга ошый: чөнки җырчы берсеннән-берсе үзенчәлекле күлмәкләре белән сәхнәгә чыкты. Татарстан флагына охшатып тегелгән күлмәкләр дисеңме, “токмач”ны хәтерләткән костюм, баштагы каурый таҗлар... “Балаларым” җырын башкарганда бик күп йомшак уенчыклар тегелгән күлмәк киеп чыгуы эстрада дөньясында аеруча да яңалык буларак кабул ителде.
Әлеге җыр вакытында Гүзәл залдагы барлык балаларны үзе янына биергә чакыра. Быел исә, кечкенә балалар җырчы апаларының эксклюзив күлмәгеннән күзен дә алмады. Кыюраклары килеп, тотып та карады хәтта.
Билгеле, бу “эксклюзив” күлмәкләр бар кешегә дә ошап бетмәгән. “Нәрсә генә киеп бетерсеннәр инде”, “Гүзәлгә стилистын үзгәртергә кирәк” кебек тискәре фикер белдерүчеләр дә бар. Ләкин күп тамашачы концерттан канәгать калган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Яңа мәктәп төзелә Татарстанда уку елы алдыннан бер яңа мәктәп ачылачак.
-
Мәченең күзләре ник яна? Караңгыда песинең күзләре «янып», ялтырап торуына игътибар иткәнең бардыр. Нигә шулай икәнен беләсеңме?
-
Син нинди велосипедчы? (тест) 19 апрель – велосипед көне